Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы апрельнең беренче көннәрендә елгаларның боздан ачылуы турында кисәтте
Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда бозның актив эрүе көтелә
Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, кече елгалар апрельнең беренче ункөнлегендә ачылыр дип көтелә, ягъни киләсе атнада ук бозның актив эрүе һәм ватылуы башланачак. Куйбышев сусаклагычын боздан чистарту һәм кече елгаларның боздан ачылуы күпьеллык уртача даталар чикләрендә көтелә», – дип сөйләде Регина Гаязова.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев