Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гадәти әйберләрдән илһам алам»

Лариса Кулибина шигырьләрнең мәгънәсен гадәти булмаганча ачып салу белән дан казанган

Борис Пастернакның мемориаль музеенда талантлы музыкант Лариса Кулибинаның иҗат кичәсе узды. Чара аның музей белән 25 еллык хезмәттәшлегенә һәм Чистайны әдәби шәһәр дип тануга багышланган иде.

Кунаклар кичәгә алдан ук җыела башладылар һәм музыкант белән очрашуны түземсезлек белән көттеләр. Залга кергәч, Лариса Кулибина һәркемгә җылы караш ташлады, шуннан соң фортепиано артында урын алды. Чара Пастернакның «Когда в своих воспоминаньях я к Чистополю подойду» шигырен көйгә салып башкарудан башланды, аңа көйне ул үзе язган. Лариса Кулибина фортепианога кагылуга, бүлмә искиткеч моң белән тулды. Ул барысының да күңеленә үтеп керде. Минем үземә шигырьнең шул рәвешчә башкарылуын тыңлау гадәти түгел иде.

Чыгыш ясаганнан соң, музыкант музейга нота дәфтәре бүләк итте, анда бу әсәргә көй язылган иде.

— 1942 елда, мәктәптән кайтканда, әнием (ул вакытта аңа 8 яшь булган) еш кына озын, кара пальто кигән бер кешене очрата торган булган. Соңрак аның Борис Леонидович Пастернак булуы ачыкланды. Ярты гасырдан артык вакыт үткәннән соң аның кызы бу шагыйрьнең иҗатына мөрәҗәгать итәр дип кем уйлаган?! — дип сүзен башлады Лариса Кулибина.


Аның гаиләсендә барысы да музыкага тартылган. Әнисе педагогия училищесының музыка бүлеген тәмамлаган. Ә әтисе үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән. Әнисе кечкенә Ларисаны еш кына үзе белән эшкә: концертларга, бәйрәмнәргә һәм тамашаларга алып бара торган булган. Ә кызга 5 яшь тулгач, гаилә башка күп фатирлы йортка күченгән, анда музыка һәр катта диярлек яңгыраган.

— Мин дә музыка белән шөгыльләнә башладым. Әнием мине танылган педагог, балалар музыка мәктәбенә нигез салучы Анна Яновна Зельдка билгеләде. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, мин Түбән Кама музыка училищесына укырга кердем. Биредә мин сәнгать белән таныштым. Үз юлымда бик күп яхшы кешеләрне очраттым. Минем барлык укытучыларым искиткеч иде. Алга таба мине киләсе этап — Казан дәүләт консерваториясе көтте, — дип сөйләде музыкант.

Квалификацияне күтәрү курсларында, Казан педагогия училищесы студенты буларак, Лариса Кулибина кечкенә дүрт юллыклар, җырлар иҗат итә, аларны педагогларына күрсәтә. Шулай итеп, аларның киңәше буенча, 1997 елда аның балалар өчен «Праздники весны» дип аталган беренче музыкаль-шигъри җыентыгы, ә 1998 елда «Признание» дип аталган икенче җыентыгы дөнья күрә. Бу эшләре өчен ул ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан Рәхмәт хаты ала.

— Элек мин төрле темаларга: табигать, Чистай, әнием турында үземнең моңлы җырларымны башкара идем. Бервакыт миңа Пастернак шигырьләренә көй язарга тәкъдим иттеләр һәм аның шигырьләр җыентыгын кулыма тоттырдылар. Аларны укый башлауга, үзеннән-үзе көй агыла башлады. Шул вакыттан бирле мин бу музей белән тыгыз хезмәттәшлек итәм, — дип уртаклашты тыңлаучылар белән Лариса Кулибина.

Иҗат кичәсендә кешеләр моңлы һәм озын җырлар белән тәкъдим ителгән теге яки бу шигырьләргә башкача карадылар.
«Зимняя ночь» («Свеча горела на столе…») шигыренең музыкаль бирелеше миңа иң кызыклысы булып тоелды. Аны башкарганда музей директоры Любовь Демченко шәмне кабызып, үзенчәлекле атмосфера тудырды һәм янган шәм образын күрсәтте.

Чара ахырында Лариса Кулибинага музейдан Анна Ахматованың шигырьләр җыентыгын бүләк иттеләр һәм киләчәктә аның шигырьләрен дә музыкаль башкаруын түземсезлек белән көтүләрен белдерделәр.

Барысы да тарала башлагач, мин Лариса Кулибина янына килдем. Ул миңа ничек көй тудыруы хакында сөйләде.


— Көй язу авыр түгел, барысы да бер мизгел эчендә туа. Мин гадәти әйберләрдән илһам алам. Кайвакыт нинди дә булса эш белән шөгыльләнгәндә, күңелдә көй туа. Бу кинәт, үзеннән-үзе килеп чыга, мин бары тик язып алырга гына өлгерәм, — дип уртаклашты музыкант ханым. Мин көмеш гасыр шагыйрьләре: Анненский, Цветаева, Ахматова, Бунин, алтын гасыр — Пушкин шигырьләрен көйгә салам. Шулай ук замандашларымның, мәсәлән, кайбер Казан шагыйрьләренең шигырьләренә дә көй язам.

Сүз уңаенда

Лариса Кулибина — «Праздник Весны», «Признание», «Из глубины столетий», «И дольше века…»,
«Красною кистью…» музыкаль-шигъри җыентыклар авторы, музыкаль һәм шигъри конкурслар дипломанты, Чистай якташлар җәмгыяте әгъзасы (Казан шәһәре).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев