«Габдулла Тукай – ялгыз түгел, ул халык баласы» ( эссе)
...
Кайбер кешеләрнең тормыш юллары чәчәк яфракларындагы иртәнге чык тамчылары кебек. Ул үтә күренмәле, саф, кечкенә генә чыкларга аларның бөтен дөньялары: туры да, сикәлтәле дә, тирән буразналы да, такыр сукмаклы да, олы юлдан тармакланып киткән әллә ничә төрле юллары – барысы сыйган һәм ап-ачык булып ята. Аларның тормышлары төсле, әйе, аклы-каралы тормышлары – төсле! Алар җир шарында нинди төс булса, шул төстә чагылалар һәм бөтен төсмерләре белән сугарылып, үзләрендә тереклек сулышын саклыйлар. Габдулла Тукай нәкъ менә шундыйлар арасыннан дип әйтү дә дөрес булмас, ә менә аныкы нәкъ шулай, дип әйтәсе килә минем.
Үз заманының иҗат итүчесе, уй-фикерләрен шигырь теле белән әйтеп бирүче Тукай чор тавышы гына түгел, ул – халык баласы, аның җырларыннан, догаларыннан, көрсенүләреннән һәм өметләреннән туган улы. Шуңа күрә дә ул беркайчан да ялгыз булмады, аның җаны меңнәрчә җаннарга үрелгән, ә йөрәге туган җир, туган халык, туган тел дип бердәй типкән.
Тукайның балачагын күз алдыгызга китерегез әле: кышкы суыкта өй ишеге янында ялан аяк басып торган кечкенә малайны күрәсезме?
Әйе, тормышы – әрем кебек ачы, кышкы җил кебек кырыс. Әти-әнисен иртә югалту, чит-ят почмакларда җылы эзләп йөрү, ятимлек тойгысы...
Ләкин нәкъ менә шушы авырлык шагыйрь күңелендә иң нәфис һәм иң тирән эчтәлекле юллар тудырган. Ул кечкенәдән теләктәшлек белән бирелгән һәр икмәкнең, үз һәм чит кеше карашы җылысын, юату сүзенең кадерен белгән. Нәкъ шушы хисләр аның йөгерек каләменнән төшеп калып рифмалы шигырь куплетларына әверелгәннәр, ә халкыбыз шул юллардан үзенә кирәклесен алган, ул юлларда ул үзен күргән, ул юллар аны агарткан, үзенә читтән карау өчен көзге дә булган.
Балачактан килгән тормыш сынаулары бәләкәй Апушны Тукай итте.
Бу сынауларда ул тирә-юньне тыңларга, күрергә өйрәнде, коры җир яңгыр сеңдергән кебек, халык зирәклеген сеңдереп, аны кешеләргә инде яңа, үзгәртелгән формада кайтарып бирә белде.
Шүрәлеләр, Су аналары, Җеннәр, Пәриләр, Албастылар, Акбайлар, Күбәләкләр, Карлыгачлар, Кәҗә белән Сарыклар, Сорыкортлар, Ташбашлар – халкыбыз чыгарган образлар, ныклабрак бер-беребезгә карасак, безнең арада да шундыйлар бар түгелме соң?
Тукай үзенең образларын уйлап чыгармаган, ул аларны халык теленнән алып кулланган. Аның «Шүрәле»се – курку һәм кыюлык, хәйләкәрлек һәм гадилек, чынбарлык һәм миф үрелеп барган тулы бер галәм. «Кәҗә белән Сарык»та тышкы шаяру артында һәр җир кешесенә таныш тирән тормыш фәлсәфәсе яшеренгән.
Тукай фольклорны, халкыбыз традицияләрен оста кулланып аны кабатланмас поэзиягә әйләндерә. Һәм бу аның иҗатының бөек сере дә булып тора, ягъни ул үзен халыктан аермый, бәлки аның бер өлеше, тавышы, вөҗданы була.
«Туган тел» – гүзәллекнең үзе, минемчә, аның шигъри юлларында татар авылы, шул авылда яшәп ятучы әби-бабайлар да, әткәй-әнкәйләр дә, аларның тормышчан сөйләмнәре, моңнары, җырлары, җор телләре, зирәклекләре, осталыклары, гомер итә белүләре сурәтләнгән.
Тукай фәлсәфәсе халыкның теле исән чакта гына исән булуын аңлата. Һәм ул аның өчен публицист каләме белән түгел, ә шагыйрь йөрәге белән көрәшә, матурлык аша, моң аша, йөрәк тибеше аша һәм халкыбызның һәрберебезнең йөрәген туган җир, туган тел дип тибәргә өйрәткән яки мәҗбүр иткән тылсым аркылы көрәшә.
Күрәсезме Тукай белән халык арасындагы бәйләнешне?
Ни өчен Тукай ялгыз түгел? Чөнки ул һәр шигырендә безнең белән сөйләшә. Кышкы кичтә тәрәзә янында моңсуланучы белән дә, якты киләчәк турында хыялланучы белән дә сөйләшер сүзе күп аның.
Бүген, дистә еллар узгач, Тукай безнең белән сөйләшүен дәвам итә. Бүген татар телендә сөйләшәбез икән, димәк, Тукай безнең белән, без аның белән сөйләшәбез, дигән сүз, көннәр, еллар, гасырлар арасында ара да юк кебек.
Габдулла Тукай ялгыз түгел. Тукай язып калдырган шигырьләрне бүген укучы миллионлаган татар халкы бар. Тукай моңлы «Туган тел» җырында, Шүрәле турындагы әкиятне белгән баланың елмаюында, «Су анасы»н укып, кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын аңлаган баланың тәрбиясендә, ул тарихта, әдәбият киңлекләрендә, ана телебезнең мәгънәви нечкәлекләрендә, асылында, тел төбендә!
Лилия Фәсхетдинова,
Яуширмә гомумбелем бирү мәктәбенең туган (татар) тел
һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев