Фронтка бөтен мәктәп белән ярдәм итәләр
4нче номерлы мәктәпнең актлар залында тыл һәм фронтны берләштергән гадәти булмаган чара узды. Батырлык дәресендә волонтерларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен саллы гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар.
4нче номерлы мәктәпнең актлар залында тыл һәм фронтны берләштергән гадәти булмаган чара узды. Батырлык дәресендә волонтерларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен саллы гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар.
Дәрес Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды, бу бөтен чарага тантаналы һәм патриотик төсмер бирде. Солдатларны өйдә ничек көтүләре турындагы күңелгә үтёп керерлек видеоролик очрашуның төп темасын — җиңүне якынайтудагы гомуми эшкә тылның бәяләп бетергесез өлешен тагын да ныграк ассызыклады.
Дүртенче мәктәп фронтка ярдәм итүдә актив катнаша. 2022 елның октябреннән аларның информатика укытучысы алгы сызыкта хезмәт итә. Коллектив һәм укучылар аның белән даими элемтәдә торалар, аңа һәм башка солдатларга посылкалар, хатлар җибәрәләр, өйдә аларның барысын да көтүләрен күрсәтәләр.
— Мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә, укытучыларга бу мөһим һәм кирәкле эштә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсём килә, — дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Гөлсинә Нуруллина. — Сезнең ярдәмегез бәһасез. Туктамаска һәм безнең хәрбиләребезгә алга таба да шулай ук актив ярдәм итәргә чакырам.
Мәктәп тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен тапшыру батырлык дәресенең төп вакыйгасы булды. Берничә дистә тартма кием-салым, гигиена чаралары, азык-төлек, китаплар һәм, әлбәттә, балалар хатлары һәм рәсемнәр волонтерларга тапшырылды, алар боларның барысын да сугышчыларга илтеп җиткерәчәкләр.
Озатыла торган йөктә махсус урынны гади сохари алды. Мәктәп өчен ул уртак эш символына әверелде.
— Без мәктәптә «Геройларга — сохари» проектын башлап җибәрдек, — дип сөйләде мәктәп укучысы, «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе рәисе Адилә Хәлиуллина.
— Белдерү ясадык һәм укучылар өйләрендә киптерелгән сохарилар алып килделәр. «Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлар отряды белән бергә без аларны пакетларга төрдек.
Балалар, солдатлар үзләрен көтүләрен һәм аларга ышануларын тойсыннар өчен, һәрбер шундый посылкага үз күңел җылысын салуларын әйттеләр.
Чарага Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Сергей Коцынны чакырдылар. Үз чыгышында ул мондый ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.
— Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Фронтка хатлар, кул эшләре, гуманитар ярдәм җибәреп, безнең сугышчыларга җылы ярдәм сүзләре юллап, сез җиңүне якынайтасыз. Битараф булмавыгыз һәм бердәмлегегез өчен зур рәхмәт сезгә! — диде хәрби комиссар.
Чакырылган кунаклар арасында мебель фабрикасы микрорайонының 6нчы номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе, «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте лидеры Чулпан Сөләйманова да бар иде. Ул волонтерлар эшчәнлеге һәм яңа инициативалар турында сөйләде.
— Без һәрвакыт сугышчылардан кире элемтә алабыз. Алар сезнең игътибарыгызны бик җылы кабул итәләр, — дип билгеләп үтте Чулпан Габдрахман кызы. — Безнең хәрәкәт гуманитар ярдәм әзерләү, җыю һәм илтеп җиткерү белән генә чикләнми. Без инде берничә яңа проект эшләтёп җибәрдек: сугышчылар маскировкалау челтәрләрен тиз генә алып китә алсыннар өчен, аларны туп-туры ЛНРда үрәбез. Чистай табибәсе безнең сәфәрләрдә җирле халыкка ярдәм күрсәтә, ә яшь җырчылар госпитальләрдә концертлар куялар.
Бу сүзләрне «Яңа буын» ансамбле җырчысы Аделия Сөләйманованың музыкаль бүләге раслады, ул күптән түгел фронт яны госпиталендә яралы сугышчылар өчен концерт белән чыгыш ясаган иде.
Бу батырлык дәресе фронт сызыгыннан меңнәрчә километр ераклыкта да Ватанны саклаучылар өчен тёрәк булып, чын мәгънәсендә мөһим эш башкарырга мөмкин икәнлеген күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев