«Форпост» отрядлары вәкилләре алга таба эш планы турында фикер алыштылар, ә яшьләр белем бирү акциясендә катнаштылар
Безнең шәһәрдә 7 мең яшүсмер яши. Вакытларын бушка үткәрмәсеннәр һәм эшсезлектән интекмәсеннәр өчен, аларны иҗтимагый-файдалы һәм социаль эшчәнлеккә тартырга кирәк.
Моның өчен отрядлар һәм оешмалар бар, аларда егетләр файдалы эшләр белән шөгыльләнәчәк. Шуларның берсе — «Форпост».
Оешма үз бурычларын яхшы үтәсен өчен, ел саен эш планын эшләргә, бурычлар исемлеген төзергә кирәк.
«Ватан» хәрби-патриотик эш һәм хәрби чакырылышка кадәрге яшьләрне әзерләү үзәгендә «Форпост» район үзәкләре директорларының зона киңәшмәсе узды. Анда 2024 елга эш планы турында фикер алыштылар, актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм оешма эшчәнлегендәге үзгәрешләр турында сөйләштеләр.
Татарстанда Россия хәрби-тарихи җәмгыять эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә дә узды.
Без бирегә эш планнарын килештерү, «Форпост» һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең район бүлекчәләре эшчәнлеге турында фикер алышу өчен бишенче ел киләбез, — диде
«Форпост» республика үзәге директоры, Татарстан Республикасында Россия хәрби-тарихи җәмгыяте башкарма директоры Тимур Камалетдинов. — Якын арада районнар белән үзара бәйләнеш механизмын эшләячәкбез һәм эшне активлаштырачакбыз. Без өч зонаны: Чаллы, Әлмәт һәм Чистайны әйләнеп чыктык инде. Алда безне Теләче, Казан һәм Буа көтә.
Бер үк вакытта яшьләр белән эшләргә юнәлдерелгән «Йогынты өлкәсе» агитация белем бирү акциясе узды.
— Әлеге акция ярдәмендә егетләр Татарстанның гражданлык-патриотик хәрәкәте һәм «Форпост» үзәкләре эшчәнлеге турында белделәр. Чистай студентлары өчен без Казан студентлар эзләү отрядлары берләшмәсе вәкилләреннән «Дан өлкәсе» дигән интерактив лекция алып килдек. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына конкурс кысаларында уза, — дип билгеләп үтте «Форпост» республика үзәге директоры урынбасары Дарья Веселова.
Лекцияне тыңлар өчен Чистай студентлары һәм отряд вәкилләре бүлмәгә үттеләр. Егетләр парталар артында үз урыннарын алдылар, ә эзләү отряды вәкилләре 1914-2024нче еллардагы рус хәрби форма һәм сугыш кирәк-яраклары турында сөйләделәр.
— Элек, мәсәлән, 1812 елгы Ватан сугышы елларында рус офицерлары һәм солдатларының хәрби формасы чуар булган. 1907 елда, рус-япон сугышыннан соң, рус армиясендә яшькелт-соры төстәге кием кертелгән. Ул козыреклы фуражкадан, кыек якалы күлмәктән, киң чалбардан һәм полк номеры сугылган аерым погоннардан торган, — дип студентларга сөйли «Легион» эзләү отрядында катнашучы Александр Казимиров.
Александр хәрби форма комплектын кулына алды һәм бу форманың солдатлар өстендә ничек күренүен күрсәтер өчен, аудиториядә утыручыларның берсен үзенә чакырып алды.
Егетләрнең берсе форманы киеп карау мөмкинлеген кулдан ычкындырмады һәм шунда ук аудитория уртасына чыгып басты. Ул хәрби киемне өстенә киде һәм кулына винтовка алды. Хәзер барлык катнашучылар алдында студент түгел, ә Россия Империясе солдаты басып тора иде.
Аның артыннан ук икенче егет чыкты, ул өстенә беренче студент формасыннан төсе һәм фасоны белән аерылып торган хәрби форма киде. Фуражка пилоткага алышынды, күлмәккә кесәләр өстәлде һәм якасы да башкачарак рәвеш алды, билбау-кобура барлыкка килде. Сугышчылар киемнәрен киеп, студентлар үткән еллардагы солдат киемнәренең нинди булганын күрә һәм чагыштыра алдылар.
— Без үзебез белән төрле хәрби вакыйгаларда: Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан, Әфган сугышлары, беренче һәм икенче Чечен компанияләре һәм махсус хәрби операция барышында кулланыла торган хәрби формаларны алып килдек, — дип уртаклашты «Химик» эзләү отряды әгъзасы Дмитрий Коклюшкин. — Миңа калса, барысына да ошады, егетләр лекцияләрдә актив катнаштылар, без алып килгән хәрби кирәк-яракларны һәм хәрби киемнәрне кызыксынып карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев