Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Флера Хәкимованың күзләре бармак очларында

Аның туганда ук күзләре начар күрә. Тора-бара алар бөтенләй күрмәскә әверелә. Билгеле, безнең героинябыз экстрасенс сәләтенә ия түгел, әмма массажны алыштыргысыз итеп ясый. Бу хакта пациентлар бер тапкыр гына билгеләп үтмиләр инде.

Гәүдә-сынны төзәтү, мускулларны йомшарту, муен хондрозын дәвалау- күрмәүче массажистка өчен проблема түгел. Ул массажист булу хакында хыял ланып үсми, бу югарыдан бирелгән бүләк тә түгел. Аңа гаиләсе һәм остазлары, хезмәттәшләре әлеге һөнәрне сайларга ярдәм итәләр.

– Көннәрнең берендә мин үземә ниндидер бер һөнәр үзләштерергә кирәклеген аңладым. Дөрес, мин элек тә эшсез утырмадым, щеткалар әзерли торган предприятиедә эшләдем. Үсәргә теләгем бар иде. Шул вакытта мин сукырлар җирле оешмасы рәисе Рифкать Гардиевка киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Бергәләшеп миңа массажистка һөнәрен үзләштерергә мөмкин дип уйлаштык. Дөресен генә әйткәндә, өйдән өч елга аерылып тору җиңелләрдән булмады. Миңа бу башлангычта әнием һәм кызым ярдәм итте. Шулай итеп мин өч ел буе Тольятии медицина көллияте студенткасы булдым, – дип сөйли Флера Хәкимова.

Флера Хәкимова көллиятне күптән түгел генә тәмамлый, хәзер аның урта медицина белеме бар. Студент вакытында ул «Абилимпикс» һөнәри осталыкның Бөтенроссия конкурсында катнаша, массажист күнекмәләрен күрсәтә. Рес публика этабында иң яхшы дип табылгач, Мәскәүгә чемпионатта катнашырга китә. Анда 2нче урынны яулый. Хәзер инде белгеч буларак уңышка ирешү турында хыяллана.

Хәзер әлеге дипломлы белгечнең үзенең массаж ясау кабинеты бар. Ул «Рег лан» укыту-производство предприятиесе базасында урнашкан. Анда өйдәге кебек рәхәт. Идәнгә йомшак палас җәелгән, стеналарга матур обойлар ябыштырылган. Сүз уңаеннан, ремонтны әнисе белән безнең героинябыз үзе ясаган. Дизайн барлык нечкәлекләренә кадәр уйланылган. Язу өстәле өстендә күпсанлы грамоталар һәм дипломнар эленгән. Күз үзеннән-үзе кул белән бисердан эшләнгән кечкенә агачларга төшә. Без шулай итеп Флераның хоббие турында да белдек. Оештыру эшләрендә аңа әнисе Роза ярдәм итә.

Хуҗа рөхсәте белән аның кызыл көндәлегенә күз салам. Массаж кабине тының ике атна эшләү дәверендә Флераның даими клиентлары барлыкка килгән, алар тулы курска язылып та куйганнар инде. Флера исә бүгенге көндә андый пациентларының бишәү булуын әйтте.

Безнең әңгәмәдәшчебезгә үзенең хыялын тормышка ашырырга сукырлар оешмасының җирле бүлеге рәисе Рифкать Гардиев һәм «Реглан» укыту- производство предприятиесе генераль директоры Денис Темников ярдәм итә.

– Флера белән Рифкать Гәрәйханович минем янга килгәч, мин чын мәгънә сендә гаҗәпләндем. Мин Татарстанда, Чистаебызда шундый уникаль кешеләр барын да белми идем әле. Бу очракта шундый максатчан кызга ярдәм итәргә кирәк дип уйладым. Без нәкъ өйдәге кебек мохит тудырылган, уңайлы шартлар булдырылган кабинет ачтык. Флера үз-үзен, курку-шикләнүләрен җиңеп, тормышта зур адым ясаган. Бу сокланырлык гамәл! 35 яшендә өч елга өйдән аерылып тору бер дә җиңел түгел, җитмәсә аның торышы да катлаулы. Ул үз максатына ирешәчәген күрсәтә, көллиятне кызыл диплом белән тәмамлый. Пациентлар белән аралашкач, мин зур эш эшләвебезне аңлыйм, – дип сөйли Денис Юрьевич.

Тәүге пациентларының берсе Рифкать Гардиев булган. Хәзерге вакытта ул җиде сеанс алган инде.

– Россиядә күрмәүче массажистлар хәрәкәте җитәрлек дәрәҗәдә үскән. Гадәттә, аңа алдан язылалар. Флера – Чистайда беренче карлыгач. Ул сәламәтлекләре белән проблема булган башка кешеләргә дә көч-дәрт бирә, рухландыра. Бүгенге көндә ике чистайлы шулай ук Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлый. Алар да Флерага карап, үз максатларына ирешерләр дип уйлыйм, – дип билгеләп үтә Рифкать Гәрәйхан улы.

– Хәзерге вакытта минем арка белән проблемалар юк. Минем бары Флераны көллияттә нәрсәгә өйрәтүләрен генә беләсем килде. Башкаларга тәкъдим итәр өчен мин аның нинди белгеч булуын белергә тиеш ләбаса! Ул авырткан нокталарны таба белә, алар белән эшли башлый. Күрмәүчеләрнең күзләре бармак очларында дип белмичә әйтмиләр шул!

Безнең белән сөйләшкәндә дә Флера эшен туктатмады. Беренче кабул итүне дә ул пациент белән сөйләшүдән башлады.

 

Безнең әңгәмәбезне бүлеп, ул Флерадан «кулларың арымыймы» дип тә сорады. Героинябыз спортчы да икән әле, футбол, гандбол, шашка белән шөгыльләнә, шуңа аның куллары да көчле.

Әңгәмәбез ахырында Флера төрле хәлләр килеп чыкканда да үз эчеңә генә бикләнеп калмаска, үз юлыңны табу өчен тырышырга, яхшы нәрсәләргә генә өметләнергә өндәде.

– Кул кушырып, өйдә генә утырырга ярамый. Үзеңә һәм башкаларга җәмгыять өчен кирәк булуыңны исбатларга, эшләргә кирәк. Бу файда да китерәчәк, ипигә акчаң да һәрвакыт булачак. Ә уңышка ирешү өчен вакыт кирәк. Мин үземнең ни дәрәҗәдә оста белгеч булуымны эшемдә күрсәтәчәкмен, -ди безнең әңгәмәдәшчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев