Физкультурачы көне белән!
10 августта безнең илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу физкультураны, спортны яратучыларны, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны берләштерүче бәйрәм.
Спорт кешеләргә сәламәтлек, көч-куәт, матурлык бүләк итә, характерны чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Сәламәтлекне ныгытып, ул тәнне генә түгел, җанны да камилләштерә, кыюлык, үз максатыңа ирешүдә түземлек, үҗәтлек кебек сыйфатларны тәрбияли. Мондый сыйфатлар бүгенге заман кешесенә аеруча кирәк.
Төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы чыгыш ясаучы спортчыларыбыз — безнең горурлыгыбыз. Әлеге җиңүләрнең нигезендә — район спортының матур традицияләре ята. Шулай дәвам итегез!
Бүген без физкультура һәм спортны һөнәрләре итеп сайлаган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сезнең максатчан, җаваплы, әхлакый һәм физик яктан нык булуыгыз ярдәмендә безнең район исеме иң абруйлы ярышларда яңгырый, ә спорт белән шөгыльләнү безнең якташларыбызның тормышларының аерылгысыз өлешенә әверелә.
Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физкультура укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары һәм безнең өметле яшь спортчыларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, ихтыяр көче, бәхет, матур җиңүләр юлдаш булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев