Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Физкультура көне бик яхшы үтте!

13 августта «Татнефть-Олимп» стадионы территориясендә иртәдән бирле тантаналы мохит хөкем сөрде. Бирегә спорт ветераннары, җитәкчеләр, тренерлар, шәһәребезнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшьләр килде.

 

Физкультурачы көне – илебезнең иң борынгы бәйрәмнәренең берсе, аның тарихы совет заманына барып тоташа. Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе өчен ул тормыштан аерылгысыз.

Җыелучыларга сәхнәдән сәламләү сүзе белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов мөрәҗәгать итте.

– Ничә дистә еллар дәвамында спорт бәйрәме төрле белгечләрне, төрле һөнәр ияләрен берләштерә, – диде Михаил Иванович. – Яшьләрне тәрбияләүче тренерларга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Алар безнең булачак чемпионнарыбыз, милләтебез горурлыгы! Яшьләребезнең гел шулай спорт сөючән һәм актив булуларын телим.

Бу көнне үзләренең эшләре, спорттагы уңышлары белән Чистай районын данлаган спортчыларны хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында тренерлар, яшь спортчылар да бар иде.

Физкультурачы көне узган вакыт ның иң яхшы традицияләрен сак лый. Ул вакыттагы халык спорты аша югары казанышлар спортына танылган спортчыларның, безнең ватандаш ларыбызның тулы бер плеядасы килде. Алар олимпия чемпионнары булдылар, илебезне бөтен дөньяга таныттылар.

Сәхнәгә спорт хәрәкәте ветераннары чыкты. Болар – физик культура һәм спортның атказанган хезмәткәре Георгий Лыков, көрәш, академик йөзү буенча СССРның спорт мастеры Василий Сухарев, футбол буенча СССРның спорт мастеры Виталий Шалавин, гер спорты буенча СССРның спорт мастеры Сергей Морозов. Спорт бүлеге начальнигы Айрат Әхмәтшин аларга күпеллык хезмәтләре, шәһәрдә һәм районда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүген менә нәкъ аларның үрнәгендә, тормыш тәҗрибәсендә безнең спортчыларның яңа буыны үсеп килә!

Әлеге бәйрәм көнендә яшьләрне дә игътибарсыз калдырмадылар, җиңүчеләргә, ярыш призерларына спорт бүлегеннән Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Диана Ушенкина, Яна Минһаҗева, Ралина Фәтхетдинова спорт акробатикасы белән 6 яшьтән үк шөгыльләнәләр. Кызлар «Гимнаст» спорт мәктәбендә тәрбияләнәләр. Әлеге өч кыз белән тренер Альбина Билалова шөгыльләнә. Көндәлек ныклы күнекмәләр, кыю, җитез, чыдам булулары ярдәмендә алар саллы гына нәтиҗәләргә ирештеләр һәм аларны акробатика буенча төбәк ярышлары вакытында күрсәттеләр. Үз программаларын уңышлы тәкъдим итеп, яшь спортчылар өченче урынны яуладылар.

– Без республиканың төрле шәһәр ләрендә ярышларда булдык. Аларга барганда башка өлкән спортчыларыбыздан үрнәк алдык, программаны ничек үтәргә, нинди тырышлык куярга кирәклеге турында өйрәндек. Бу үзенчәлекле тәҗрибә уртаклашу булды, – диләр Яна Минһаҗева һәм Диана Ушенкина.– Соңгы баруыбыз майда булды, без Яр Чаллыда чыгыш ясадык. Көндәшләребез көчле иде. Бернигә дә карамастан, без үз программабызны лаек лы тәкъдим иттек. Шул вакытта беренче өлкән разряд алдык. Хәзер Татарстан Республикасы чемпионатына әзерләнәбез.

Келәмдә үз мөмкинлекләрен «Батыр», «Гимнаст» спорт мәктәбе укучылары күрсәтте. «Лидер» спорт мәктәбе, «Боз сарае» спорт сарае спортчыларга үз бүләкләрен тапшырдылар. Ветераннар командасы футбол кырында матч үткәрде. Ә башка мәйданчыкта ГТО нормаларын тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев