Язгы чакырылыш нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы эшләренең барышы һәм узган атнадагы оператив хәл – муниципалитетта узган иртәнге киңәшмәдә төп темалар шулар булды
Иң элек Дмитрий Алексеевич чистайлыларга муниципаль районда физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырды.
Язгы чакырылыш нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы эшләренең барышы һәм узган атнадагы оператив хәл – муниципалитетта узган иртәнге киңәшмәдә төп темалар шулар булды.
Аны онлайн форматта район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Бүләкләр тапшыру
Иң элек Дмитрий Алексеевич чистайлыларга муниципаль районда физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырды.
«Лидер» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Светлана Фәтхуллина һәм «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең спорт эше буенча директор урынбасары Юлия Гыйниятуллина «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Ә «Лидер» спорт мәктәбенең ике хезмәткәре ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Бу бүләкләрне спорт эше буенча директор урынбасары Лидия Волкова һәм кул көрәше буенча тренер Сергей Ульянов алды.
Армиягә 76 егет китте
Район буенча хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре турында Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссар Андрей Пичушкин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елгы язгы чакырылыш вакытында РФ Кораллы Көчләр сафларына 76 егет киткән. Андрей Пичушкин сүзләренә караганда, чакырылыш оешкан төстә узган, булачак солдатларны Татарстан хәрби комиссариатының җыелма пунктларына озату өзеклекләрсез барган. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе – 61 кеше югары һәм урта махсус һөнәри белемгә ия. Алар арасында С категорияле 26 машина йөртүче һәм 2 МТЛБ машина йөртүче-механик, алар РОСТО ДОСАФФ техник мәктәбе базасында әзерлек үткәннәр. Хәрби комиссар күп профильле көллият һәм авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчеләренә армия сафларына алынучылар өчен имтиханнарны беренче чиратта тапшыруны һәм диплом эшләрен июнь башында һәм урталарында яклауны оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Андрей Пичушкин хәзерге вакытта Россиядә, шул исәптән безнең районда да, «БАРС-2021» проекты кысаларында мобилизацион кешеләр резервын формалаштыру башкарылуын искә төшерде.
100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 50 мең гектарга якын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган, 100 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, район буенча уртача уңыш һәр гектардан 20,3 центнер тәшкил итә. Техник культураларны, мәсәлән, рапс суктыру дәвам итә. 17 августка алынган мәгълүматларга караганда, әлеге культураның 4 мең гектары җыеп алынган, бу фаразланганның 55 процентын тәшкил итә, 4 мең 800 тонна суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 19 центнер тәшкил итә. Бу көннәрдә «Чистай Агро» хуҗалыгы җитен суктыруга керешә. Районда туфракны төп эшкәртү эше дәвам итә. Агымдагы елда хуҗалыклар алдына бу эшне мөмкин кадәр сыйфатлы, тирән эшкәртү бурычы куелды, чөнки туфракта дым җитми. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге чәчүгә әзерләнә, 20 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Шуның 17 гектарыннан артыгы – көзге бодай, 700 гектары – көзге арыш.
330 хокук бозучыны административ җаваплылыкка тартканнар
Узган атнада шәһәрдә һәм райондагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, хисап чорында 6 җинаять теркәлгән. Сводкада – 3 урлашу, 2 наркотиклар тартып алу һәм бер мошенниклык очрагы. Барлыгы 330 тәртип бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 193е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән. Шул исәптән, 3 машина йөртүче тоткарланган, алар исерек хәлдә руль артына утырган. Юлларда 22 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның берсендә зыян күрүчеләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев