Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фестиваль фикердәшләрне берләштерде

Автор һәм бард җырларының «Булдырь-Фест» исемле өч көнлек II төбәкара фестивале тәмамланды

Әлеге күләмле чарага чистайлылардан кала Яр Чаллы, Алабуга, Павлово, Чабаксар, Мәскәү, Ижевск, Йошкар-Ола, Ульяновск шәһәрләреннән килгән бард җырларын башкаручылар да җыелды.

Кемнең каян килүенә карамастан, гитара белән җырлаулар, палаткаларда төн кунулар, елга янында ихлас сөйләшүләр барысының да күңеленә хуш килде. Чистай районында автор һәм бард җырларының «Булдырь-Фест» өч көнлек II төбәкара фестивале зур уңыш белән үтте. Ул илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар кабул итте.

— Хөрмәтле катнашучылар, сездән башка фестивальнең төбәкара дигән статусы булмас иде. Бу туй кунакларсыз булган кебек. Беркемне дә аерым билгеләп үтәсе килми. Катнашучыларның 90 процентын мин фестиваль аша беләм, — дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте фестиваль җитәкчесе Таһир Мөхәммәтов.

Таһир Габдулла улы, чыннан да, фикердәшләрнең көчле командасын булдырган. Алар фестивальнең уңышлы үтүе өчен җавап бирделәр. Тиешле мохитны булдыру өчен «кадрлар артында» калучы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде. Болар фестиваль үткәрү урыны, кухня, дипломнар бастыру, рәхмәт хатлары, бейджиклар, катнашучыларны тиз һәм төгәл теркәү һәм башкаларны үз эченә алучы техник моментлар. Хәйриячеләр ярдәм итте. Килгән кунакларның күбесе — Таһир Мөхәммәтовның дуслары. Ул алар белән башка фестивальләрдә катнашкан. Алар арасында — автор җырларын башкаручы танылган артист Владимир Гольцман да бар.

— Мин бу чараны бер ел көттем. Узган ел беренче фестивальдә булдым, ул миндә онытылмас хатирәләр калдырды. Аның хакында үземнең дусларыма, якыннарыма сөйләдем. Әлеге фестивальнең дә программасы бай, катнашучыларның географиясе киң һәм кызыклы. Икенче фестиваль өчен бу начар түгел, — дип тәэсирләре белән уртаклаша автор-башкаручы. –Кызганычка каршы, Татарстанда мондый фестивальләр үткәрелми диярлек, шуңа күрә дә бу чара — традицияләрне яңарту ул.
Фестиваль башланыр алдыннан кунакларны һәм тамашачыларны Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова сәламләде.

— Сезне Булдырь җирендә сәламләвемә бик шатмын. Мин фестивальнең матур хисләр, якты кәеф бүләк итәсенә ихластан ышанам. Безнең оештыручыларыбызга, волонтерларга, иганәчеләргә, музыкантларга ярдәм иткәннәре, әлеге хәрәкәтне яклаганнары өчен рәхмәт белдерәм. Барлык каташучыларга да уңышлы чыгыш ясауларын телим, — диде Константин Валентинович.

— Өлкәннәр белән бергә балалар да килүе күңелле. Үзегезнең мәхәббәтегезне җырга, Ватаныбызга бирүегез өчен рәхмәт сезгә. Мин аларның бард җырларының матурлыгын саклаячакларына ышанам, — дип өстәде Галина Юрьевна.

Таһир Мөхәммәтов хакимият вәкилләренең сәламләү сүзләрен хуплады. Ул шулай ук яшьләрне автор җыры жанры белән таныштыруны мөһим нәрсә дип саный.
Прость елгасының яр буе зонасында фестивальнең сайлап алу һәм төп турлары осталарының ярминкәсе булып узды. Катнашучылар Булат Окуджаваның, Владимир Высоцкий, Юрий Визбор, Леонид Сергеевның һәм, билгеле инде, үзләренең автор җырларын башкардылар. Номерлар 4әр номинациядә тәкъдим ителде.
Конкурстан тыш чыгышлар да үзенчәлекле мохит тудырдылар.

«Ирекле микрофон» Бөек Ватан сугышы темасына багышланган автор җырын да яңгыратты.

«Булдырь-Фест»та моңлы музыка тыңларга дип автор җырын яратучылар җыелды.

— Шунысы гаҗәп, гитара биш минут элек бөтенләй таныш булмаган кешеләрне берләштерү сәләтенә ия, — дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Казанда яшәүче Регина Мансур кызы.
Сергей Кронберг та социаль челтәрдәге битендә үзенең фестиваль турында фикерләре белән уртаклаша.

— Фестивальнең барлык нечкәлекләренә кадәр уйланылган булуы: тыңлаучылар өчен күрсәтү билгеләреннән алып каен эскәмияләренә кадәр куелуы искиткеч. Алар барысы да башкаручыларга һәм тыңлаучыларга уңайлы булсын өчен эшләнгән. Һәр чыгыш ясаучы тавышның гаҗәеп булуы, оперторларның менә дигән эшләре өчен рәхмәт белдерде. Таһирга рәхмәт кенә әйтү аз билгеле, ул гигант, искиткеч хозурлану, җыр, башкаручылар һәм катнашучылар белән берләшү бәйрәме бүләк итте. Без барыбыз да бер эмоцияләр, күңел бәйрәме эмоцияләре белән яшәдек. Шулай ук Таһир да берничә җыр, ә минем соравым буенча үзенең «Провинция» җырын башкарды. Мин ул җырны бик яратам һәм бард җырлары дөньясында шедевр дип саныйм, — дип яза Сергей Борисович.

Катнашучыларның конкурс өчен чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Азактан өч көнлек бәйрәмне төгәлләүнең тантаналы чарасы узды.
Фестивальдә волонтерлар ролендә Эллана Хөснетдинова җитәкчелегендә #blogchistopol командасыннан егетләр чыгыш ясады. Алар безнең белән бүләкләү турында мәгълүмат белән уртаклаштылар.

Котлыйбыз!

Шулай итеп, «Булдырь-Фест» автор җыры фестивален әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Яшьләрнең һәм балаларның #blogchistopol иҗади берләшмәсе, кыр кухнясы вәкилләре, Булдырь авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы, Андрей Кочнев, Таһир Мөхәммәтов Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Фестиваль дипломантлары исеменә Радик Гайхутҗанов («Шагыйрьләр» номинациясе), Светлана Летяга («Шагыйрьләр» номинациясе), ирле-хатынлы Даниловлар («Дуэтлар һәм ансамбльләр» номинациясе), Наилә Коржак («Башкаручылар» номинациясе), Анна Мөхәммәтдинова («Музыка авторы» номинациясе), Антон Неймышев («Авторлар» номинациясе), Александр Шарыгин («Тулы автор» номинациясе), Анна Юрьевна («Тулы автор» номинациясе) лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев