Фасадлар һәм түшәмнәр буенча шәһәр тарихын ничек укырга: Чистай буйлап Сергей Кронберг белән сәяхәт
...
Сергей Борисович Кронберг Чистай һәм һәм аның тирә-ягы тарихы белән нык кызыксына, кайвакытта кешеләр тарафыннан игътибарсыз калган, шул ук вакытта мөһим нәрсәләрне әйтеп җибәрергә һәм онытылганнарны искә төшерергә ярдәм итүче әйберләргә дә игътибар итә ул. Без аның белән Бутлеров һәм Ленин урамнары почмагыннан алып Маркс урамы буйлап өскә, мәйданга һәм Лев Толстой урамына кадәр сәяхәт иттек. Ул күбрәк белер өчен нәрсәләрне карарга кирәклеген, Чистай тәрәзә йөзлекләрендә кояш һәм пирамидкалар нәрсә аңлатуын, мәйданда ни өчен ташлар түшәлүен һәм Витус Берингның Чистайга нинди катнашы булуы хакында сөйләде.
–Сергей Борисович, шәһәр буйлап йөреп, Чистай тарихы белән танышу ничегрәк?
— Эш шунда ки, әгәр Чистайда, мәсәлән, Бутлеров урамын алсак, анда өйләрне номерлаштыру үзгәрде. Бүген 50нче номерлы йортны, эвакуация вакытында Татьяна Арбузова һәм Михаил Шнейдер кая яшәвен, Марина Цветаеваны сыендырган һәм туендырган йортны ничек табарга мөмкин? Мөгаен бу мәгълүмат каядыр булырга, карталар сакланырга тиеш. Әмма эзләп табу мөмкин түгел. Шуңа күрә күп хаталар китә дә инде. Иң гади мисал — Твардовский –Гроссман йорты. Хәзер табличка эленеп торган йортта алар беркайчан да яшәмәгәннәр, анда хәтта булмаганнар да. Бу савыт-саба кибете хуҗасы Сучков йорты. Александр Твардовский һәм Василий Гроссман гаиләләре хәзер сүтелгән йортта яшәгәннәр. Әгәр йорт сүтелгән икән, табличканы номерлар буенча куйганнар (ул вакытта үзгәргәннән алып). Бу бердәнбер юл түгел. Әгәр дә язышкан хәбәрләрне укысаң, алар анда үзләренең Чистайдагы адресларын күрсәткәннәр һәм теоретик яктан аларны торгызырга мөмкин. Ә иске номерларны кире кагалар һәм яңасы буенча билгелиләр. Иске номерлар — табышмак, архивлардан эзләнсәң, аларны чишүе дә авыр булмастыр кебек, әмма анда ничек керергә мөмкин соң?
–Йортларның торышы — икенче проблема. Менә бу кунып чыгу йортын гына алсак та…
–Ул, билгеле булганча, коточкыч хәлдә. Ә бит XIX гасыр азагының шундый матур йорты. Аны сүтәргә дә теләделәр, әмма саклап кала алдылар, ул мәдәни мирас объекты. Нәтиҗәдә, ул ничә тапкыр инде үзенең хуҗасын алыштырды. Ул аларга кирәкмәде дә бугай: башнялары, флюгерлары юкка чыкты, болдыр өстендә чүкеп ясалган япма искиткеч матур иде –аны урлаганнар. Йорт мескен хәлдә калды. Малайлар тәрәзәләренә ташлар ыргыталар, аеруча Чулман елгасы ягыннан барлык тәрәзәләр дә ватылган… Сүз уңаеннан, ә сез безнең хәзер каберлек өстендә басып торганыбызны беләсезме? Бу Чистайның беренче православие зираты –Чиста Кыр авылы булганда ук барлыкка килү ихтималы бар. Шуннан бирле җир эшләре башкарылганда биредә табутлар һәм сөякләр табыла. Розентрейтерлар морзалары утары (аннары аны шәһәргә һөнәри училище карамагына тапшыралар) билгеле, хәзер автобус тукталышы ясарга дип уйланылган зиратка карап тормый. Чулман елгасына карый ул.
— Биредә, Чулман янында, элек «Яшьлек» паркы урнашкан иде. Революциягә кадәр биредә җәяү йөри тоган урын булган.
— Ул шактый кечкенә булган һәм «Елизавета Бесчастнова» дип йөртелгән. Биредә беседкадан башка аерым бернәрсә дә булмаган. Биредә крестьяннарның үзләре төзегән йортлар булган. 1820 елларда шәһәр үсә башлагач үзләре төзегән йортларны сүтә башлаганнар. Һәм, менә нәрсәсе кызыклы, тәкъдим ителгән акча белән килешмәгән крестьяннар Петербург Сенатына хәтле барып җиткәннәр, ә анда сату бәясен 10 тапкыр күбрәк күтәргәннәр. Крестьяннарның берсе Егор Егорович Уткин бу акчага баеп киткән, икмәк сату белән шөгыльләнә башлаган, Берняжкада аның су тегермәне булган. Чистай су транспорты артериясе, икмәк амбарларын куярга урыны булган затон ярдәмендә үсеш алган. Картада алар сиксәнгә якын, әмма, мөгаен, алар тагын да күбрәк булгандыр. Мин үзем дә эт белән саф һавада йөргәндә, алар торган юан имән түмәрләре күрә идём. Амбарлар яхшы җилләнсен һәм ашлык бозылмасын исе килеп тормасын өчен бу бик кирәк иде. Әлеге түмәрләр йөз еллар буена черемиләр, ә амбардагы ашлык берничә еллар сакланырга мөмкин иде. 1913 елда Чистайда тугыз миллион ярым пот — йөз илле мең тонна ашлык төяп озатылган. Аларның барысын да йөк төяүчеләр ташыганнар. Ашлык капчыгы тугыз пот –144 килограмм торган. Чулманда навигация иң күбе дигәндә 150 көн булган. Бер көнгә меңгә якын тонна ташыганнар!
— Бу Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан беренче тыныч ел булган бугай…
–Әйе. Ә аннары яр буйлап портны югычлар сузылган. Гади итеп әйткәндә — юучылар. Ярның һәр метрын ничек тә файдалы итеп кулланырга. Шулай итеп, елга, искиткеч кара җирләре һәм урманның булуы Чистайны губернада икътисади әһәмияте буенча икенче шәһәр ясадылар. Сүз уңаеннан, 1913 елның шәһәр планында бәхетсез бурлаклар яисә атлар өчен сукмак билгеләнгән. Чистайда Чулманда иң зур саналган бурлаклар базары булган. Бу дәүләт җире булган, аны сөрергә дә, анда төзергә дә ярамаган, һәрвакыт тәртиптә тотарга кирәк булган. Чистай яр буенда «Бичевик» дигән транспарант куйсалар, бу истәлекле күрсәткеч булган булыр иде.
–Ә почмак яктагы бинадагы бөек химик Александр Михайлович Бутлеров барельефы мемориаль яктан Бутлеров белән бәйләнгәнме?
–Бәйләнмәгән. Бутлеров Чистайда туган гына бит ул. Бу йортта да түгел. Бу сыендыру йорты, ә аның планировкасы башка бернәрсәне дә күз алдында тотмый… Ә сез Чистай Никольск соборының XIX гасырда Николаевскныкы булуын, ә Никольскиныкына XX гасырда гына әверелүен беләсезме?
Яңартучылар исемен дә үзгәрткәннәр дип уйлыйм.
–Бәлки бу соборның исемен үзгәртү соңгы императордан ераклаштыру максатыннан эшләнгәндер?
–Бәлки шулайдыр да. Аны Никольскиныкы дип атый башлауларының төгәл датасын табарга кирәк. Гомумән, безнең шәһәр белән бөтенләй көтелмәгән кешеләрне бәйләргә мөмкин. Мәсәлән, Витус Беринг. Аның Чистайга нинди катнашы бар? 1733 елда ул икенче төньякка экспедициясен ясаганда, алар Тверьдән Казанга хәтле баралар, куркынычсыз тукталышларда булалар (алар Чулман елгасында күп булмыйлар).Аларның алдагы билгеләнгән пунктлары Оса булган. Хәзер бу Пермь крае. Һәм алар бурлак авырлыклары кичеп, Чиста Кырга керә алмаганнар. Җитмәсә аларга куркынычсыз тукталыш кирәк булган. Берингның ярдәмчесе лейтенант Чириков булган, ул көндәлек алып барган. Әлеге көндәлек кисәкләргә бүлгәләнгән, ул әле бер җирдә, әле икенче җирдә калкып чыга. Кайчан да булса, Чистай кисәге дә табылыр дип ышанабыз.
— Димәк, сез мөһим тарихи чыганак булган һәр нәрсә табылыр дип ышанасыз?
— Ул, һичшиксез, табылачак. Эш шунда ки, Осада экспедиция биш өлешкә бүленде, алар төрле якларга киттеләр. Шуңа күрә дә көндәлек төрле җирләрдә килеп чыга.
Менә Чистайда иң борынгылардан саналган Лихачевлар йорты. Аны безнең чиркәү коймасын проектлаган Фома Иванович Петонди проектлаган. Ул Орёл шәһәрендә туган, Петербургта укыган, бервакытта да Италиядә булмаган. Бу йорт нәрсәсе белән кызыклы? Керик. Карыйк. Әгәр ничек үзгәрткәннәрен беләсең килсә, түшәмгә кара. Багетның сакланганын күрәсезме? Кечкенә генә бүлмәләрнең ничек урнашуларын, мичне ничек алыштырулары күренә…
–Карл Маркс урамы (элеккеге Екатеринбург урамы) шәһәрнең визит карточкасы. Мин Чистайда булган туристлардан интервью алдым. Күбесе Чистай борынгы тарихи йөзен, сәүдәгәрлек архитектурасын саклый дип мактадылар. Ә менә биналар торышы турында нәрсә әйтә аласыз?
–Күңелсез хәл билгеле: ярыклар, коелып беткән почмаклар… Бу биналар БРИКС программасы буенча реставрацияләнергә тиеш иделәр, ул вакытта (2015 елда) бары тик фасадаларны тәртипкә китерү күз алдында тотылды. Әмма ун көн эчендә хәл начарайды, фасадны реставрацияләү мөмкин түгел, капиталь ремонт кирәк… Менә Георгий Логутовлар йорты (Логутовлардан сатып алганнар).
Ул Чистайда «Патэ» кинотеатрының хуҗасы була. Кирпичниковлар нәселе үзләренең әби-бабаларының каберләрен табу өчен минем белән бәйләнешкә керделәр.
–Таптыгызмы?
–Әйе, таптык, ул реестрда калган. Сүз уңаеннан, Кирпичников озак яшәгән. Аны 1928 елда атып үтерергә теләгәннәр. Әмма ул әтисе гаебе белән аяксыз калган, йөри алмаган. Аны хатыны белән бергә атарга алып барганнар, әмма киңәшләшкәч, кире уйлаганнар, яшәгёз дип атмыйча калдырганнар.
Бертуган Лихачевларның хуҗалык корылмалары. Аларны күрүчеләр аз. Ә бу искиткеч урын. Утар эчедәге коймалар «кояш» белән булуын күрәсезме?
Кешеләр үзләренә матурлык тудырганнар, матур булсын дип тырышканнар. Хәтта хуҗалык корылмалары да матур итеп эшләнгәннәр. Хәзерге корылмалар, Америка өрәңгесе юк дип күз алдына китерегез… Биредә зур хуҗалык ишегалды булган, бирегә ашлык белән йөкләр керткәннәр. Тегермәннәр, ярма яргычлар, амбарлар булган… Бу 1840 еллар, бәлки 1830 еллардыр… Чистайның башлангычы! Карагыз әле, ничек итеп чүкеп ясалган коймалар!
— Аларны бит туры, чыбыктан үреп тә ясап була иде бит.
— Әйе, төрмә рәшәткәләре кебек кенә ясарга да була иде. Әмма кешеләр алай эшләмәгәннәр. Бу тәрәзәләргә, аркаларга карагыз әле. Гади стена итеп кенә ясарга да була иде бит, әмма алар алай эшләмәгәннәр. Барысы да матур итеп акыл белән эшләнгән. Карагыз әле, элмәкләр ничек уелган. Әлеге элмәкләрне беркетергә махсус ташлар да тора. Тимер дә күгәрми. Түбә калае да шыгырдап тормасын өчен махсус чыбыклар белән беркетелгән. Биредә нинди туристик объект ясарга мөмкин булуын сез беләсезме? Ишегалдын чистартырга, биредә өстәлләр куярга, икмәк пешерү йорты ясарга… Бу искиткеч уникаль туристлар объекты булачак! Ул кирәкле булыр иде.
…Сез фасад буенча балконның кая булуын әйтә аласызмы?
— Мөгаен, әнә тегендә, тәрәзә асларында бизәкләр булмаган урында…
–Әйе. Түшәмнәрдәге багетлар буенча биналарның беренче планировкасын аңларга мөмкин. Ә фасадларга карап, аларның элек нинди хәлдә булуларын: балконнар, ишекләр, тәрәзәләр кая булуларын ачыкларга мөмкин.
Уникаль тәрәзә йөзлекләре дә очрый. Мәсәлән, безнең шәһәрдә тәрәзә йөзлекләре пирамидкалар белән булган ике бина бар. Йортта тәрәзә йөзлеге нәрсә ул? Архитектура элементыннан тыш ул — йорт эченең мохитын яклаучы, саклаучы да. Моның өчен соляр билгеләр («кояшлар») кулланылган — алар Чистайда еш очрыйлар, ә стильдәге пирамидкалар — болар явыз көчләрне тешләргә әзер торган «тешләр».
1918 елдан Челышевлар йортында тикшерү комитеты урнашкан. Хезмәтчеләр яшәгән ярымподвал биналарда тоткыннар өчен камералар ясаганнар. Әлеге камераларда Бутлеровларны — безнең Александр Михайлович Бутлеровның туганнарын да тотканнар. Аларны, Виктория Александровнаны ике кызы белән бергә, атканнар. Аның бер кызы гына исән калган. Аларның җирләре Зур Кызыл Яр һәм Кыр Шонталысы авылларында була, әлеге морзалар йортының калдыкларын без тапмадык. Әгәр дә спутниктан карасак, юкка чыккан утарлар һәм юкка чыккан коймалар күренерме икән?
— Безнең Бутлеров утарыннан берәр нәрсә калганмы?
–Бер нәрсә дә калмаган — ахыр чиктә шулай санала. Әгәр дә эзләсәң, нәрсәдер табарга мөмкиндер инде ул. Сүз уңаеннан, музейда очраклы рәвештә Нератовларның шәраб-тәмәке заводы планы табылды. Без нәкъ менә Александр Анатольевич Нератов ярдәмендә Коммунистическая урамында түгел, ә Толстой урмында йөрибез. Чөнки Нератов инанулары буенча Толстой яклы була. Толстой 1910 елда вафат була. Аның исемен йөрткән беренче урам 1911 елда безнең Чистайда барлыкка килә. Әгәр дә ул Дворянская дип калса, революциядән соң аның исемен, һичшиксез, үзгәртәчәкләр иде. Ә болай «граф»сүзен генә алып аттылар да, Толстой дип калдырдылар.
Менә биредә, мәйданда, 1804 елда төзелгән ак ташлы Спас чиркәве бар иде. Зурлыгы һәм матурлыгы өчен аны собор дип атадылар. 1930 елда аны сүттеләр. Урамның юл өлешендә куелган табличкага карагыз. Сез биредә Спас чиркәвен искә алуны күрәсезме? Өстә яисә аста булган, әмма юллар кисешкән җирдә булуы мөмкин дә булмаган базар, базлар искә алына. Биредә базлар да булмаган. Чиркәү булган, әмма ул искә алынмый. Әлеге ташларның ни өчен бирегә куелуын беләсезме?
–Юк, белмим.
— Әлеге мәйданны проектлаштырганда, әлеге ташларны җимерелгән Спас чиркәвенә нинди дә булса, истәлек булыр дип проектлаштырдылар
–Табличкада ни өчен бу хакта язылмаган? Биредә чиркәү булуын ничек белергә?
–Табышмак. Биредә чиркәү булуын беркем дә белми. Икенче архитектор Спас чиркәвенең чиркәү манарасыннан (аның размерын һәм архитектурасын истә тотып) төшергән күләгәсен проектлаштырган; әлеге күләгә мәйданның җәяүлеләр йөри торган өлешен реконструкцияләү планында булган һәм әлеге план расланган. Кешеләр чиркәү күләгәсендә йөриячәкләр дип Православие чиркәвендә ризасызлык белдерелгәч, бу эш туктатыла. Нәтиҗәдә, бирегә куелган ташларның нәрсә аңлатуын берничек тә белеп булмый әле.
Татьяна Шабаева әңгәмә корды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев