Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскидагы химия-технология лицееның эшен бәяләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскига эш сәфәре кысаларында «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә
Парламент җитәкчесе бүгенге көндә меңгә якын укучы – райондагы барлык укучыларның өчтән бер өлеше – белем ала торган учреждениенең белем бирү программалары белән танышты.
Соңгы елларда лицей масштаблы модернизация узды: капиталь ремонттан соң һәм «Аммоний» предприятиесе ярдәме белән биредә интерьер яңартылды һәм заманча профильле кабинетлар барлыкка килде. Лицей директоры Евгений Ямщиков билгеләп үткәнчә, лицейда заманча биологик микролаборатория, химия һәм физика буенча цифрлы лабораторияләр эшли, актлар залы яңартылган. 2023 елдан бирле учреждениедә шулай ук «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе сыйныфлары эшли.
Лицей укучылары мәктәп укучыларының «Е – фактор» проект инженерлык олимпиадасында актив катнашалар. Лицей базасында ел саен физика, химия һәм математика буенча «Зур химиянең киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасы уза. Лицей укучылары – әлеге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар.
Моннан тыш, 2024 елдан лицей химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымнары» Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру өчен эксклюзив мәйданчык булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль дәрәҗәдән халыкара дәрәҗәгә кадәр үскән бу олимпиаданың башлангычында шәхсән Фәрит Мөхәммәтшин торган.
Узган ел интеллектуаль ярыш Россиянең 52 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Казахстаннан 732 катнашучыны берләштерде.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев