Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Этләр мәсьәләсе, балалар имгәнүләре һәм янгын иминлеге: Эдуард Хәсәнов хәл итүләр таләп итте

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов атналык аппарат киңәшмәсен үткәрде, анда район дәүләт ветеринария берләшмәсенең 2025 елгы эшенә йомгак ясалды, агросәнәгать комплексында агымдагы вәзгыять һәм узган атнадагы оператив хәл каралды

Утырышны ачып, Эдуард Хәсәнов яңа билгеләнү турында хәбәр итте һәм җыелучыларга 16 апрельдән «Шәһәрне җайга салу һәм инфраструктура үсеше» муниципаль бюджет учреждениесен җитәкләгән Альфред Минхәт улы Мифтаховны тәкъдим итте.

 

Хайваннарда аеруча куркыныч авыруларны кисәтү көчәйтелгән

 

 

Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге турындагы доклад белән аның начальнигы Ринат Урманчиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда ветеринария хезмәте барлык төр хайваннарның аеруча куркыныч йогышлы һәм инвазион авыруларын булдырмауга, сәламәт үрчем алуга, яңа туган яшь терлекләрнең сакланышын, авыл хуҗалыгы хайваннарының артымын арттыруга һәм җитештерелә торган продукциянең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Моның өчен лаборатор тикшеренүләр һәм планлы вакцинация үткәрелгән. Аерым алганда, 29 360 баш мөгезле эре терлеккә, 6 864 баш вак терлеккә һәм 499 атка себер түләмәсенә каршы прививка ясалган. Моннан тыш, хайваннарга котыру авыруына һәм нодуляр дерматитка каршы вакцина ясалган.

Башка төбәкләрдән терлекләрне кертүне контрольдә тотуга аерым игътибар бирелгән, терлекләрне тоту өчен биналарга даими рәвештә дезинфекция ясалган, шулай ук йорт хайваннарын чиплау буенча эш дәвам итә.

 

Игенчеләр рапс чәчүгә һәм бәрәңге утыртуга керешкәннәр

 

 

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, район игенчеләре туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйлар, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар, шулай ук рапс чәчүгә һәм бәрәңге утыртуга керешкәннәр. Бер үк вакытта сиптергечләр һәм азык әзерләү техникасы эшенә әзерлек бара.

Узган атнада хуҗалыклар 421 тонна сөт савып алганнар. Әлеге күләмнең күп өлеше сатылган, табыш 12 миллион сумнан артып киткән.

 

Бер атна эчендә 12 җинаять һәм 13 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан

 

 

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 12 җинаять теркәлгән, шул исәптән 3 мошенниклык, урлашулар, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүнең 2 очрагы, административ күзәтүдән качу, балигъ булмаганны җәберләү, наркотик матдәләр сатарга омтылу, чит кешенең милкенә зыян салу һәм үтерү белән янау очраклары.

Юлларда 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның берсендә балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 96 кешене җаваплылыкка тарткан, ике машина йөртүче исерек килеш йөргән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 109 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

***

Киңәшмәдә Эдуард Хәсәнов районда яшәүче һәр кешене борчыган темаларга: иминлеккә һәм уңайлы мохиткә аерым игътибар бирде. Башкарма комитет җитәкчесе өч кискен мәсьәләне – йортларны һәм каралты-кураларны янгыннан саклау, кешеләр өчен куркыныч тудыра торган этләрнең урамда йөруе проблемасы һәм юлларда балалар катнашындагы аварияләрнең борчулы статистикасын күтәрде. Бу мәсьәләләрнең һәрберсе буенча Эдуард Рөстәм улы профильле ведомстволарга һәм җаваплы затларга төгәл үтәү срокларын билгеләп, конкрет йөкләмәләр бирде. Билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруны Эдуард Хәсәнов үзенең шәхси контролендә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев