Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эт тешләде: нәрсә эшләргә һәм кем гаепле

Хатын-кызны эт тешләгән. Этнең хуҗасы моны күргән, ләкин берни дә эшләмәгән

Республикада йорт хайваннарын асрауга, шул исәптән аларны чыгарып йөртүгә өстәмә таләпләр кертүне тәкъдим итүләре турында мәгълүмат күп фикерләр тудырды.

КҮҢЕЛСЕЗ ОЧРАК

Сукбай этләр дә халыкның игътибар үзәгендә. Әмма кайбер хуҗаларның үз этләрен иркен йөртүне өстен күрү сәбәпле, аның йорт хайваны яки сукбай булуын еш кына билгеләп булмый. Этләрдән балалар гына түгел, олылар да курка.

Күптән түгел Чистайда яшәүче хатын-кыз белән күңелсез хәл булды. Аңа хуҗа­сы булган эт һөҗүм итте. Бу хәл хатын-кыз эшкә барганда Лев Толстой урамында, элеккеге аяк киеме фабрикасы районында булган. Аның сүзләренә караганда, этнең хуҗасы да якында гына булган, әмма берни дә эшләмәгән.

– Минем белән бу хәл көт­мәгәндә килеп чыкты. Хуҗасы булган эт үзен шулай тотар дип уйламадым. Хуҗасы үз этенең агрессив булуын чынлап та белмәдеме икән?! Бу очракда эткә борынчык кигезергә яки аны муенчаклы бау белән йөр­тергә кирәк. Бу урамнан балалар йөри. Полициянең участок уполномоченныеның чаралар күрүен, ә хуҗаларның үз этләренә җаваплырак каравын үтенәм, – ди зыян күрүче.

Хатын-кыз полиция хезмәт­кәренә мөрәҗәгать иткән һәм бу хәл турында сөйләгән. Бер айдан артык вакыт үткән, ләкин эт һәм аның хуҗасы табылмаган.

– Полиция участковые шәһәр хакимиятенә запрос җибәрәчәген әйтте. Күптән түгел миңа шалтыраттылар һәм бу хәл турында тагын бер кат сөйләп бирүемне сорадылар. Шуның белән эш тукталды. Хәзерге вакытта котыру авыруыннан прививка ясатам, чөнки этне тапмадылар һәм аның авырумы-юкмы икәнен беркем белми, – дип сөйләде хатын-кыз.

Шуны белергә кирәк, кеше­ләрне тешләгән этләр, мәчеләр һәм башка хайваннар тикшерү өчен ветеринария клиникасына китерелергә тиеш. 10 көн алар белгечләр күзәтүе астында булалар. Нәтиҗә зыян күргән кешегә прививка ясалган үзәк район дәваханәсенең травматология пунктына хәбәр ителә. Әмма бу этне һаман да тапмаганлыктан, хатын-кызга прививкаларның тулы курсын ясатырга туры килә. Бу кеше сәламәтлегенә дә тәэсир итә.

Зыян күрүченең хезмәттәше дә бу хәлгә үз фикерен белдерде.

– Мин элек этләргә игътибар итми идем. Ләкин хәзер, тере мисал булганда, куркыныч булып китте. Без бит эт һөҗүм итсә, үзебезне ничек якларга икәнен дә белмибез, – ди хатын-кыз.

Безнең һәрберебезгә агрессив хайваннар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагый­дәләрен белү мөһим, бу күңелсезлекләрдән сакланырга ярдәм итәчәк. Әмма сукбай этләр белән очрашудан кала, кайвакыт йорт хайваннарын асрауга җавапсыз караган хуҗалар белән дә очрашырга туры килә. Шуның аркасында күңелсез очракларга китерүче каршылыклы хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

 

ҺӨҖҮМНӘН ДӨРЕС САКЛАНЫЙК

Хуҗасыз этләр белән очрашканда ничек эш итәргә кирәклеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча кинология юнәлеше бүлегенең инспектор-кинологы, полициянең өлкән лейтенанты Сергей Суринов сөйләде.

– Әгәр эт сезгә өрә яки ырылдый башласа, моның һәрвакыт сәбәбе бар. Өрү – аралашу ысулы. Мәсәлән, этләр аларны ашата торган территориядә булган кешегә өрергә мөмкиннәр. Әмма сез үзегезне дөрес тотсагыз, өрү генә сезгә зыян салмаячак, – дип билгеләп үтте Сергей Иванович.

Инспектор-кинолог сүзлә­ренә караганда, эт ырылдап сезгә таба якынлаша һәм өрә башласа, колаклары башына нык ятса, бу куркыныч янауның беренче билгеләре.

Хайваннар да кешеләр кебек ашарга, җылыда йокларга телиләр. Урамда яшәү дүрт аяклы дусларыбызны явыз һәм агрессив итә, моннан кешеләр зыян күрә.

– Сезнең карашка, сукбай хайваннарның үз-үзләрен агрессив тотуы нәрсә белән бәйле? – дип кызыксынам Сергей Суриновтан.

– Бу авыру, ачлык, балаларын яки территорияне саклау белән бәйле булырга мөмкин. Беркайчан да беренче булып үзегез һөҗүм итмәгез. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча һәм көчле тавыш чыгармыйча, әкрен генә артка чигенегез. Шуны онытмагыз, бу очракларда эткә арка белән борылырга ярамый. Әгәр дә эт һөҗүм итә икән, аннан кул астында булган әйберләр ярдәмендә сакланырга тырышыгыз һәм муеныгызны саклагыз, чөнки бу урынны тешләү үлемгә китерергә мөмкин.

– Әгәр дә эт тешләсә,

нәрсә эшләргә?

– Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез! Бу очракта кичекмәстән медицина ярдәме алу өчен травматология пунктына мөрәҗәгать итегез.

 

ЭТЛӘРНЕ ЙӨРТҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Йорт хайваны өчен һәрвакыт хуҗасы җаваплы. Белгеч аңлатып узганча, этләрне экипировкасыз ирекле йөртү хуҗаның шәхси территориясендә, шулай ук махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә.

Потенциаль куркыныч токымлылар исемлегенә кергән этләрне борынчык һәм муенчак­лы баудан башка йөртергә ярамый. Бүгенге көндә бу исемлеккә акбаш, амбульдог, Америка бандогы, Бразилия бульдогы, алапах чиста токымлы бульдог (отто), булли кутта, бэндог, гуль-дог, питбульмас-тиф, Төньяк Кавказ эте, бүре-эт гибридлары һәм югарыда атап үтелгән барлык токымнарның метислары һәм гибридлары керә.

Төп документ булып «Хайваннарга җаваплы карау турында»гы федераль закон­ның 13нче маддәсе тора. Анда түбәндәгеләр ап-ачык аңлаткан: борынчык һәм муенчаклы бау­дан башка потенциаль куркыныч токымлы эт белән йөрү махсус билгеләнгән урында да тыела. Эт хуҗасы законны бозса, аңа карата административ һәм кайвакыт җинаять җаваплылыгы да каралган.

Административ җәза полицейскийлар хокук бозуны ачык­лаган, ә җинаять җаваплылыгы – зыян китерү ачыкланган очракта, ягъни эт кемнедер теш­ләгән очракта каралган.

Әмма тиздән этләрне йөртү һәм тәрбияләү кагыйдәләре билгеле бер токым төренә генә кагылмаска мөмкин. ТР Баш ветеринария идарәсе йорт хайваннарын карап тотуга һәм йөртүгә кагылышлы өстәмә таләпләр эшләгән. Карар проектында йорт хайваннарын йөртү таләпләре билгеләнде. Таләпләр өч айга кадәрге эт балаларына, кәрлә токымнарга кагылмый. Моннан тыш, медицина, мәгариф, физкультура-спорт оешмалары, пляж территорияләрендә йорт хайваннарын йөртү тыела. Әгәр документ үз көченә керсә, эт белән йөргән вакытта хуҗалар эш көннәрендә – 22 сәгатьтән 6 сәгатькә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 23 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр тынычлык режимын тәэмин итәргә тиеш булалар.

Карар проекты имзаланса, документ агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 6 ел гамәлдә булачак, ә алга таба озайтылырга мөмкин. Шулай да, эт белән очрашканда иминлек безнең уяу булуыбызга, шул исәптән хуҗаларның игътибарлылыгына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев