Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшкә дә өйрәнәләр, акча да эшлиләр…

100дән артык үсмерне җәй айларында предприятиеләргә һәм оешмаларга эшкә урнаштырдылар

Җәйге каникул вакытларында эшкә урнашырга теләүче үсмерләрнең максатлары төрле: кемдер һөнәри күнекмәләр алырга, икенчеләр яңалыкка өйрәнергә, өченчеләр акча эшләргә тели. Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә — алар вакытны файдалы итеп үткәрәләр.
14 яшьтән 18 яшькәчә булган балигъ булмаган чистайлыларны эшкә урнаштыруда традиция буенча халык мәшгульлеге үзәге ярдәм итә. Безгә учредеж­дениедә сөйләүләренчә, каникулларда акча эшләргә теләү­челәр шактый.

— Үсмерләрне эшкә урнаштыру эш бирүче белән төзегән килешүләр кысаларында тормышка ашырыла. Быел без 115 үсмерне эшкә урнаштыру буенча 28 җирле оешмалар һәм предприятиеләр белән 31 килешү төзедек, — дип сөйли Чистай шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Лилия Гафурова.

Июнь аенда җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына эш сораучыларга шәһәр һәм районның ремонт бригадаларында эш урыннары булдырыды. Мәшгульлек үзәгендә ачыклык кертүләренчә, эш беренче чиратта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучыларга бирелә.

— Үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру аларны эшкә өйрәтү, төрле җитештерү тармакларында һөнәри күнекмәләр алу, хезмәтне сак­лау буенча база белемнәре булдыруга ярдәм итә, балигъ булмаган гражданнарның характерлары формалашуга, әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга уңай тәэсир ясый. Ул шулай ук үсмерләр мохитында хокук бозуларны һәм караучысыз калуларны кисәтүдә дә мөһим өлеш булып тора, — дип билгеләп үтә Лилия Тәбрис кызы.
Мәшгульлек үзәге тулы ай эшләгән очракта үсмерләргә ай саен 2250 сум күләмендә матди ярдәм дә күрсәтә. Бу эш бирүче түләгән хезмәт хакына өстәмә акча булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оешма һәм пред­приятиедә яшь хезмәткәр­ләрнең эшчәнлеге куркынычсыз һәм зарарсыз булырга тиеш. Балигъ булмаганнарга авыр физик, нормадан артык эш бирергә ярамый. Шулай ук командировкаларга җибәрү, ял көннәрендә эшләтү тыела, кыскартылган эш көне һәм яшь буенча төрле чикләүләр каралган.

— Урта һөнәри һәм югары уку йортларын яңа тәмамлау­чыларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтеләме?

— Белем алу турында яңа гына документ алып, ел дәва­мында эш эзләүче 18 яшьтән 25 яшькә чаклы булган яшьләргә эш эзләүдә дә ярдәм итү чараларының таралган ысулы булып вакытлыча эшкә урнаштыру тора. Без мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәр чыгарылыш укучысы белән аерым эшлибез. Яшь белгечкә үз белгечлеге буенча бер-ике ай эшләү дә практик белемнәр, күнекмәләр алырга, хезмәт коллективына җайлашырга, ә эш бирүчегә яңа хезмәткәр турында үз фикерен булдырырга, белгечнең эшен уңай дип бәяләгән очракта аңа эшен даими нигездә дәвам итәргә тәкъдим итү мөмкинлеге бирә, — дип ачыклык кертә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Гафурова.

Сүз уңаеннан

Мәшгульлеккә ярдәм итү программаларында катнашырга теләүче Чистай районы җитәкчеләрен халык мәшгульлеге үзәгендә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев