Эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык сөйләшү
Татарстан Президен ты каршындагы эшмәкәр ләрнең хокук ларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр Чистай бизнес-берлеге белән очрашу үткәрде.
«Ачыктан-ачык сөйлә шү»дә – чара шулай аталды – шәһәр һәм районның кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Бирегә җыелучыларны район башлыгы Дмит рий Иванов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бизнес алып бару һәрвакыт бу юнәлештә белемнәрне камилләштерүне һәм законнарны өйрәнүне таләп итә. Дмитрий Алексеевич эшмәкәрләрнең мондый чараларда катнашуның мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклады. Өйрәтү бизнес-интенсивта спикерлар сыйфатында Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итүе һәм «Бизнес ришвәтчелеккә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге вәкилләре чыгыш ясадылар.
– Бу очрашу без рес пуб ли каның төрле шәһәрләрендә үткәрә торган белем бирү чаралары цик лы кысаларында оештырылды. Мондый өйрәтү модульләренең төп максаты – эшмәкәрләргә эшчәнлекләре барышында очрый торган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү. Моннан тыш, мондый күчмә очрашулар вакытында без һәрвакыт кабул итүләр оештырабыз, эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрен туплыйбыз, – дип сөйләде ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокук ларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Филипп Зарубин.
Чыгыш ясаучы барлык экспертлар һәм спикерлар – эшләп килүче эшмәкәрләр, алар уку барышында очрашуда катнашучыларга үз тәҗрибәләрен җиткер деләр.
Бизнес-интенсивта салым рисклары, тайм-менеджмент вакытында үз позицияләреңне ничек якларга, бизнесны нигезсез җинаять эзәрлекләгәндә ничек эш итәргә, шулай ук эшкуарлыкны хокукый яклау ысуллары турында сөйләделәр. Очрашу җанлы аралашу формасында узды, катнашучылар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга тулы җаваплар ала алдылар.
Сүз уңаенда
Чистай районында 2,5 меңнән артык эшмәкәр эшчәнлек алып бара. Бу саннар шәһәрнең рәсми бизнес-порталында китерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев