Эшләми торган атнаны ничек үткәрергә планлаштырасыз?
Коронавирус белән вәзгыять начарлану сәбәпле, Президент Владимир Путин үз боерыгы белән илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр дип игълан итте.
Эш көне булмаган көннәрдә Татарстанда республиканың тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр, мәгариф учреждениеләре генә эшләячәк. Калган объектлар буенча карар эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып 30 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Без чистайлылардан: «Киләсе эшләми торган атнаны ничек үткәрергә планлаштырасыз?» – дип сорадык.
Ирина Федотова, сатучы:
– Киләсе атнада сәүдә үзәкләре эшләмәс һәм без планлаштырылмаган ялга китәрбез, мөгаен. Бу, әлбәттә, безне сөендерми, чөнки болар барысы да керемгә һәм шул рәвешчә хезмәт хакына йогынты ясаячак. Әмма нишләмәк кирәк. Эштән бушаган вакытны файдалы үткәрергә тырышачакмын: өй җыештыру белән шөгыльләнәчәкмен, балалар белән саф һавада ешрак йөреячәкмен, ә кичен алар белән кичке ашка тәмле ризыклар пешерәчәкмен.
Раил Кәримов, нефть тармагы хезмәткәре:
– Җитәкчелек безгә киләсе атнада эшләмәячәгебез турында хәбәр итте, шул ук вакытта хезмәт хакы сакланачак. Бу көннәрне, мөгаен, өйдә, гаиләм янында үткәрермен. Өстәвенә, балаларның каникуллары башлана. Бу гадәти ял көннәрендә вакыт җитмәгән өйдәге вак-төяк эшләрне башкару, гаражны тәртипкә китерү өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук берничә көнгә авылга, әти-әни янына кайтырга һәм аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә планлаштырабыз.
Ләйсән Әминова, үзмәшгуль:
– Эшләми торган атна минем эшчәнлегемә әллә ни йогынты ясамый, чөнки мин үзмәшгуль һәм өйдә эшлим. Шуңа күрә минем өчен барысы да үзгәрешсез кала: үз заказларымны план буенча тегәчәкмен. Әлегә шунысы борчый: почта бүлекчәләре һәм илтеп җиткерү хезмәтләренең ничек эшләячәге төгәл билгеле түгел. Аларның эш режимында үзгәрешләр булса, продукция җибәрүне кичектереп торырга туры киләчәк.
Артур Корнилов, Казан ресторанында шеф-пешекче:
– Безнең ресторан бу көннәрдә эшләмәячәк. Шуңа күрә без ял итәчәкбез. Әти-әнием янына кайтырга һәм алар белән буш вакытымны үткәрергә җыенам. Ял көннәре озайтылмас дип ышанасы килә. QR-кодлар системасын кертү җәмәгать туклануы өлкәсен шактый какшатты, ә озакка сузылган локдаун бизнесның күп тармаклары өчен зур зыян китерергә мөмкин.
Светлана Козлова, шәфкать туташы:
– Без билгеле график буенча эшлибез һәм ял көннәре безнең кизү торуыбызга берничек тә йогынты ясамаячак. Үземне һәм якыннарымны куркыныч астына куймас өчен гадәти ял көннәрен гаиләм белән өйдә үткәрәчәкмен. Башка шәһәргә бару, күпсанлы кешеләр белән күрешеп-аралашу турында сүз дә була алмый! Без үзебезнең сәламәтлегебез турында үзебез уйларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев