Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Эшеңне яратып башкарсаң, теләсә нинди авырлыкларга да түзеп була»

Тормышыбызны автомобиль транспортыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Шәһәрдә һәр иртә автобус, җиңел һәм йөк машиналары агымыннан башлана. Автомобиль руле артына утыручылар да көннән-көн арта бара.

Әмма һәрвакытта да болай булмаган бит. Әле берничә дистә ел элек кенә юлларда автомобильләр бүгенгедәй күп булмаган, ә транспорт белән идарә итүне ышанычлы, намуслы кешеләргә генә ышанып тапшырганнар. Пассажирларны йөртү һәм төрле йөкләр ташу – зур җаваплылык!

Петр Микушевның гомуми машина йөртү стажы кырык елдан артык, аның күпчелеген ул зур йөк машиналары руле артында үткәргән. Бу хакта аның куллары сөйли. Петр Микушев янына баргач, без аның үз транспортына сакчыл каравын, машина озак еллар ватылмыйча хезмәт итсен өчен аны кайгыртуын күрдек.

Петр Микушев машина йөртү таныклыгын армиягә кадәр үк алган.

– 1978 елдан мин Хәрби-һава көчләрендә прожектор йөртүче булып хезмәт иттем. Төнлә, вертолетлар утырганда, без аэродромнарны яктырттык, – дип искә ала Петр Микушев. Нәкъ менә шул вакытта аңарда техникага тартылу, автомобиль транспортында эшләү теләге барлыкка килә.

Армиядә хезмәт иткәннән соң Петр туган авылы Югары Кондратага кайта. Берничә елдан соң күрше авыл кызы белән язмышын бәйли, гаилә кора. Туйдан соң бер ел үткәч, яшь гаилә ул чакта чәчәк аткан «Йолдыз» совхозына күчеп килә.

– Хәтта хәзер дә төгәл хәтерлим: 1983 елның 28 августында совхозга машина йөртүче булып эшкә урнаштым. Ул чакта миңа ГАЗ-53 машинасы бирделәр. Анда биш елга якын эшләдем, вахта белән эшләгән кешеләрне, төрле йөкләр ташыдым. Шуннан соң ЗИЛ-133 машинасына күчтем. Ә егерме алты ел элек миңа бортлы КамАЗ белән идарә итүне ышанып тапшырдылар, – дип сөйли Петр Николаевич, ул бүген дә әлеге транспорт чарасында эшли.

Йолдыз поселогында Микушевлар гаиләсенә торак бирәләр һәм алар монда төпләнәләр. Петр Николаевич тормыш иптәше Алевтина Степановна белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер әби-бабайны сөендереп дүрт онык: өч малай һәм бер кыз үсә.

Авыл хуҗалыгы тармагында 36 еллык хезмәт стажы дәверендә Петр Николаевич шактый ерак аларны үтә. Озак еллар эшләү дәверендә алган белем һәм тәҗрибә, техникага карата табигый сиземләү аңа катлаулы хәлләрдә ничәмә-ничә тапкыр ярдәм иткән.

– Әйе, төрле хәлләр булды. Юлда көтелмәгән очраклар да килеп чыга, техника да кайчагында сынатырга мөмкин. Кырда ватылып калган вакытлар да булды, тиз арада шунда ук машинаны төзәтергә дә туры килде, чөнки эш көтми, бигрәк тә чәчү яки урып-җыю вакытында, һәр минут исәптә булганда, – ди әңгәмәдәшем.

Әйе, беркемгә дә сер түгел, авылда машина йөртүчеләрнең вазифалар даирәсе гаять киң. Петр Николаевичның да һәр сезонга үз эше туры килә. Яз башлану белән техника район кырларына чыга – чәчү эшләре бара. Димәк, йөк транспортыннан башка булмый.

– Ашлама да ташыйм, печән чабуда, урып-җыюда эшлим. Силос, утын ташырга да туры килә. Элек, яшь чакта, ару-талу белмичә эшләдем. Урып-җыюда иртәнге дүрткә кадәр эшләргә, ә сәгать алтыда разнарядкага килергә туры килә иде. Яшь барган саен авырлык сизелә башлады, – дип елмаеп искә ала Петр Николаевич.

– Мондый авыр эштә ничек эш­ләп була? – дип кызыксынам әңгәмәдә­шемнән.

– Һәркем кайда да булса эшләргә тиеш. Әмма эшеңне яратып башкарсаң, теләсә нинди авырлыкларга һәм сынауларга да түзеп була, – дип билгеләп үтә Петр Микушев.

Петр Николаевичның һөнәри осталык сере менә нәрсәдә икән! Ул үз эшен ярата, көн саен үз КамАЗының руле артына утырырга ашыга, иң мөһиме – моны ул күңел биреп башкара.

Озак еллар дәвамында эшләү чорында аның фидакарь хезмәтенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән күп тапкырлар билгеләп үтелүе гаҗәп түгел, аны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән тантаналы чараларга да чакырганнар.

Авылда һәр сәгать исәптә. Хәзер рапс җыю бара һәм Петр Николаевич басудан уңыш ташый. Безнең сөйләшүдән соң да героебыз яраткан эшенә ашыкты.

Барлык машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә менә дигән, имин юллар, машиналарыгызның ватылмыйча эшләвен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев