Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Еш очрый торган янгын чыгу сәбәпләренең берсе – кыска ялганыш

Соңгы вакытта электр челтәрендә кыска ялганыш сәбәпле янгын чыгу очраклары ешайган.

Ул нәрсәдән гыйбарәт? Кыска ялганыш аркасында килеп чыгарга мөмкин булган янгыннардан үз торагыңны ничек сакларга? Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин сөйләде.

– Кыска ялганыш электр җайланмаларының изоляциясе һәм ток үткәрү өлешләренең бер-берсе яки саклык җирләве белән турыдан-туры, яисә ток үткәргеч материал аша тоташуы бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кыска ялганыш вакытында чылбырда ага торган токның көче кискен һәм күп тапкырга арта, бу җылы чыгаруга һәм, нәтиҗәдә, электр үткәргечләренең эрүенә, янгын чыгуга һәм таралуга китерә, – дип аңлатты Руслан Рамил улы.

Ул ут чыгуга юл куймас өчен үтәлергә тиешле иминлек чараларына басым ясады.

– Электр җиһазларын монтажлау һәм ремонтлау эшләрен тиешле квалификациясе булган белгечләр башкарырга тиеш. Боргычлап кую ысулы белән электр үткәргечләрен тоташтыруга юл куймагыз. Берьюлы күп санда электр приборларын тоташтырып, электр челтәренә артык йөкләнеш ясамагыз. Электр розеткаларының һәм сүндергечләрнең торышын күзәтеп торыгыз, электр приборларын электр туклану шнурларының бөтенлеге бозылган килеш кулланмагыз. Калибрланмаган эрүчән ялгаулар яки йөкләнештән һәм кыска ялганыштан саклану өчен кулдан эшләнгән аппаратлардан файдаланмагыз. Янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәгез, – дип кисәтте янгын күзәтчелеге инспекторы.

 

Электр үткәргеч янып китсә, нишләргә

Статистика күрсәткәнчә, еш кына кешеләр электр кабеле янганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмиләр. Мондый хәлдә эш итү тәртибе түбәндәгечә:

– Бинаны ток керүдән өзәргә. Иң яхшысы, ток керү автоматын сүндерергә.

– Янгынны сүндерү өчен бары утсүндергеч кенә файдаланырга мөмкин һәм аның корпусында Е класслы янгыннар вакытында кулланырга мөмкин булуы турында тамга булырга тиеш. Бу классификация электр җайланмаларындагы янгыннарга туры килә.

– Ут учагын бетергәндә, өслекләргә кагылмагыз.

– Көчәнеш астында булган электр үткәргечләрне су белән сүндерү тыела!

– Файдаланыла торган янгын сүндерү чаралары ток үткәрергә тиеш түгел, чөнки бу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин. Ком яки җир белән сүндерергә була.

– Әгәр сез ялкынны мөстәкыйль рәвештә сүндерә алмыйсыз икән, шунда ук «101» телефоны буенча янгын чыгу турында хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев