Эшеннән тәм таба
...
Дәлия Шәрифуллина 1985 елның 16 гыйнварында Розалия һәм Гавас Шәйхетдиновлар гаиләсенә бәхет өстәп, беренче бала булып дөньяга килә.
Бу сабыйга Дәлия (георгина) дигән бик тә матур исем кушалар. Дәлия, кышларның аклыгын, язларның яшәү көчен, җәйләрнең җылысын, көзләрнең юмартлыгын алгангандыр, мөгаен. Нигә дисәк, аның холкы, шундый сыйфатларга бай. Кечкенәдән үк Дәлия сеңелесе һәм энесенең яраткан апалары, әнисенең ярдәмчесе була. Шуның өстенә әле аның хезмәт сөючәнлеген, мәрхәмәтле, йомшак күңелле булуын да өстисе килә.
Гаиләдә үскән өч бала да әлеге уңай сыйфатларга ия дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Мәктәптә укыган елларында Дәлия сабыр холыклы, ярдәмчел, җаваплы, тырыш укучы булды диләр укытучылар. Чистай шәһәренең 5 нче мәктәбен уңышлы гына тәмамлаганнан соң, югары уку йортына юл тота ул. Гаиләгә авырлык килмәсен дип, читтән торып укый. Вакытлыча, кибеткә эшкә керә. Укып бетергәч тә, кибетче булып эшләрмен дип уйлап та карамаган кызның, шул хезмәттә инде 20 елга якыны үтеп тә киткән икән бит.
Һәр эшнен үзенә генә хас авырлыгы булган кебек, сатучы эшендә дә алар җитәрлек. Аларга психолог булырга да, кул көче кирәк булган эшләрне башкарырга да туры килә. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үскән Дәлия Гавас кызы эштән курыкмый. Мәктәптә укыганда ук җәйге каникул вакытларында да балалар өчесе дә кая булса да эшкә урнашып эшлиләр. Һәр эшнең тәртибен белеп, хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Кибет мөдире Резедә Рәфгать кызы Дәлия Гавас кызы турында җылы сүзләр генә әйтте. «Тырыш, җаваплы булуы, уңганлыгы өстенә, һәр эшне җиренә җиткереп эшләве белән күпләргә үрнәк. Кызлар үзара дус, тату, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр», — диде ул.
Хөрмәткә лаеклы Дәлия Гавас кызына алдагы тормыш юлының якты, бәхетле булуын, илебез күге тыныч булып, тормышка куанып озын гомер юлы үтүен, эшеннән тәм табып эшләп йөрүен, саулык-сәламәтлек телибез. Аллаһы Тәгалә барлык изге хыялларыгызның тормышка ашуын насыйп итсен.
Рузалия Хафизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев