Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эш сөйгәнне ил сөя

Нинди генә эшкә алынса да, яратып, бар күңелен биреп башкара ул. Кулларыннан гөл түгелә дип нәкъ менә безнең Нурсилә кебекләр турында әйтәләр дә инде

Аның белән сөйләшүе дә рәхәт. Йомшак сүзләреннән үзгә бер җылылык бөркелә. Кем әйтмешли, җанга май булып ята. Киң күңелле, сабыр, тыйнак ул. Ә менә тормыш дулкыннарында югалып калмыйча, нык рухлы, көчле булып калуына, тормышны җигелеп тартуына хәйраннар калырлык…

Язмам шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән сыйныфташ дустым Нурсилә Мөхәммәтҗанова турында.

Балачак күңелдә яши
Татар Баганалысы авылында Гөлфинур апа һәм Равил абый Исмәгыйлевларның беренче балалары булып дөньяга аваз сала Нурсилә. Гаиләне тулыландырып соңрак энесе Раниф, аннары сеңелесе Эльвира туа.
Әти-әнисе Чистайга күченгәч тә, бәләкәй Нурсиләне авылга дәү әнисенә кайтаргалыйлар. Кечкенә чагында бик шук, тиктормас була. Ул вакыттагы хәлләрне хәзер кызык итеп кенә сөйләрлек… Бөтенебез белә булыр, авылда эш тавык чүпләп бетергесез. Зыян эшли күрмәсен диптер инде, дәү әнисе аны көтү каршы алырга чыкканда биленнән каеш белән караватка бәйләп тә куйгалаган…
Уфа каласына күченгәч тә, кечкенә Нурсиләнең искә алырлык нәрсәләре шактый. Боларын ул үзе дә хәтёрли инде. Балалар бакчасында урын булмый, әтисе аны үзе белән фанера фаб­рикасына эшкә йөртә.Төшке аштан соң фанера өстенә урын түшәп йоклата торган була. Кич белән икәүләшеп эштән кайталар. Берсендә өйгә кайтып җитә алмый, берәүләрнең капка төбенә утырып йоклап китә ул. Әтисе абайламый да кала… Аннары дөнья бетереп эзлиләр үзен. Шуннан соң балалар бакчасында Нурсиләгә урын табыла.
Гаиләгә Уфада озак тоткарланырга туры килми. Равил абыйның сәламәтлеге буенча авыл һавасы кирәк дигәч, кире авылга кайталар. Юмарт Нурсилә бар уенчыкларын иптәш кызларына өләшеп калдыра. Зур инде, уенчыклар кирәкми янәсе… Әнисенең кул арасына керә башлый… Озакламый беренче сыйныфка укырга бара.
Равил абый белән Гөлфинур апа бик уңган кешеләр була. Авылда бик матур йорт җиткерәләр. Равил абый өйне подвалда тимер мич куеп, җылытырга көйли. Тирә-күрше Чулпан, Акбулат, Мөслим авылларыннан килеп тә йортны карап китәләр, чөнки ул вакытта ташкүмер ягып, җылылык китә торган җайланмалар тирә-күрше авылларда булмый әле.
Ни кызганыч, матур, тулы гаиләнең күген кара болыт кап­лый. Гаиләсе өчен җан атып торган, уңган-булган Равил абый 40 яшендә йөрәк астмасы авыруыннан вафат була. Әниләре өч бала белән тол кала.
Кешене эчәр сулары, ашар ризыгы йөртә диләр… Өч бала белән ерак Үзбәкстан якларына Фирганә шәһәренә кузгала Гөлфинур апа. Төрле милләт, төрле гореф-гадәтләр булган җирдә ияләшүләре бер дә җиңелләрдән булмый. Нурсилә туган якны сагынып өзгәләнә. 7, 8 сыйныфларны укый да, Чис­тайга медицина училищесына керәм дип кайтып китә. Балачак хыялын тормышка ашырасы килә аның. Әтисе авыраганда мин табиб булам, әтиемне терелтәм дип хыяллана торган була. Әмма балачак хыялы хыял гына булып кала шул. Медучилищега кереп тормый ул. Каргалы мәктәбенә укырга килә. Әнисе күпме чакырса да, кире Фирганәгә бармый.
Һәр нәрсәдә хикмәт бар диләрме әле, шулай итеп, Нурсиләгә безнең сыйныфташыбыз булу насыйп була. Без аның белән ике ел бер сыйныфта укыдык. Сыйныфыбызның әйдәп баручысы, комсоргы булды ул. Бик ярдәмчел, киң күңелле, өлгер булуы белән дә аерылып тора иде. Әйткәнен вакытында үти торган, җаваплы булды Нурсиләбез. Барыбыз белән дә уртак тел таба, бик җайлы кеше ул. Хәзер дә, әлһәмдүлилләһ, дуслыгыбыз дәвам итә. Сыйныфыбыз да дус, тату, бердәм булды. Каргалы мәктәбенә Иске Роман, Исләй, Татар Сарсазы авылларыннан килеп кушылсак та, тиз аралашып киттек, тату-дус, бердәм булып укыдык.

Гөлнур Хәсәнова, дусты:

Нурсилә дустым белән дуслыгыбыз 44 ел дәвам итә. Без еш кына хәл-әхвәлләребезне белешеп торабыз, күңел тулган вакытларда эч серләребезне бушатып, юанышып алабыз. Тормыш Нурсиләне шактый сынаса да, бик сабыр, тырыш, шөкер итә белде ул. Ул бик ярдәмчел, ачык күңелле, бөтен кешегә ярдәмгә килергә әзер, дөреслек яклы, ачу саклый белми торган, ачык, чиста күңелле кеше. Элеккеге иренең әнисе вафат булгач та, йөгереп барып,

барлык эштә ярдәм итте. Тормышны җигелеп тарта торган бик тырыш кеше ул. Чын, тугры дус. Киләчәктә дә исән-сау булып, дуслыгыбызга тап төшермичә, гел шулай аралашып яшәргә насыйп булсын. Ихластан аны матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз, балаларының ихтирамын тоеп, әнисенә тёрәк һәм кирәк булып, булган малларының рәхәтен күреп яшәргә насыйп итсен Раббым!

Сынауларда сынатмыйча
Урта мәктәпне тәмамлаган Нурсилә Пермь өлкәсе Чайковск шәһәрендә технологка укырга керә. Әмма студент булып укырга насыйп булмый. Тормыш хәлләре буенча яңадан Фирганәгә китә. Олы тормыш юллары шунда башлана да инде. Ул почтага эшкә керә. Телеграф аша илебезнең төрле почмакларына телеграммалар юллый. Әмма барыбер бу җирләргә күңеле ятмый аның. Анда эшләгән елларында без аның белән хатлар да языштык әле. Андагы хәлләргә ияләшә алмый, туган якны бик сагына иде ул. Тели белеп теләсәң, теләк тормышка аша диләрме әле?! Нурсиләнең дә теләкләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Әниләре белән бергә Каргалыга кайтып урнаша алар. Нурсиләгә белгечлеге буенча эш тә туры килә, телеграфист чираттагы ялга китә, аннары оператор штаты бушый… Шул еллардагы хезмәттәшләрен — Рузалия Заһидуллинаны, Гөлсинә Ярмушеваны, почтальоннар Минҗиһан, Рәшидә, Мәйсәрә апаларны, сбербанк хезмәткәрләре Зәкия апаны, соңрак Дрия ханымнарны сагынып искә ала ул. Ул елларда газетабызга яздыру мәсьләләре буенча без дә анда баргалый идек. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер коллектив иде ул. Шул вакытта да Нурсиләнең бу эшен дә җиренә җиткереп башкаруы әллә каян сизелеп торды…
Язмыш адәм баласын төрлечә сыный. Кем әйтмешли, шатландыра да. авырлыкларын да, сынау­ларын да өеп-өеп бирә. Нурсилә кияүгә чыга, матур хыяллар белән гаилә мәшәкатьләренә чума… Почтада кыскартулар башлангач, эшсез кала. Казан, Мәскәүдән зур сумкалар белән товар алып кайтып сата. Никахлары да гомерле булып чыкмый… Тормыш дигәнең кат-кат сыный аны. Ике баласын алып Чистайга килеп, коопторгка кибетче булып эшкә урнаша. Монда аның эш яратуы, көчле рухлы булып калуы, төшенкелеккә бирелмәве, кешеләрне, тормышны яратуы ярдәмгә килә. Тулай торакка урнашалар, бер эштән дә куркып тормый ул, нинди өстәмә эш бар, барын дә эшли: идәнен дә юа, «Дары природы» кибетендә кибет мөдире дә була. Шунда хәзерге тормыш юлдашын Викторны очрата. Яралы йөрәгенә шифа булып килеп керә ул, тормышы түгәрәкләнә. Гаилә корып җибәрәләр. Кулясово ягында бер йортны арендага алып яши башлыйлар. Аренда бәясе арта, хезмәт хаклары зур түгел, балалар үсеп киләләр… Киңәшләшәләр дә яңадан Каргалыга кайтып урнашалар. Әле ул арада Нурсилә узгынчы машиналарга утырып, Татар Сарсазы авылында кибеттә эшләргә дә өлгерә. «Шул юлларда йөргәндә ике генә тәрәзәле үз йортым булса иде дип теләдём» ди Нурсилә. Теләкне кабул булмый дип әйтеп кара, Каргалыга кайтып ике тәрәзәле йортта яши башлыйлар. Аны шунда ук почтага эшкә чакыралар. Ашлык җыю чоры башлангач, ашлык үлчәп торучы булып та эшләргә туры килә. Аннары «Кояш» кибете хуҗалары директор итеп эшкә чакыралар үзен. Шул вакытта бу кибет үзеңнеке булачак дисәләр, мәңге ышанмас иде! Тырышып, яратып эшли ул. Аннары «Заман» кибетенә күчә. Биредә ялга да чыкмыйча дүрт ел хезмәт куя. Аннары — «Ак каен» кибете пекарнясын җитәкләп, башы-аягы белән эшкә чума. Товар да ташый, отчёт та ясый, идәнен дә юа, машина йөртүче булмаганда «Газель» машинасына утырып, Чистай шәһәренә дә, тирә-күрше авылларга да ипи тарата…
Булганнан бар да була диләр. Нурсиләнең башына да үз эшен ачу уе килә. Озакламый алда телгә алынган «Кояш» кибетенең хуҗасы да булып куя. Аннары «Нур» дип исемләнгән кибетле дә булалар.
Ул хәлләрдән соң шактый вакыт узган инде. Балалары да башлы-күзле булганнар. Кызлары Айгөл гаиләсе белән Тамбов, уллары Фәнил гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Барысын да сөендереп, оныклары Әмирхан, Нәргизә, Нәзир, Богдан үсеп килә. Әнисе, киңәшчесе, сердәшчесе булган Гөлфинур апаның һәрчак янәшәдә булуы — нинди зур бәхет! Бер-берсенә тая­ныч, тёрәк булып яшиләр алар.
–Үткән бер көнемә дә үкен­гәнем юк, миңа язган нәрсәләр барысы да миңа насыйп булган. Шатлыкларым да, борчу-мәшәкатьләрем дә барысы да үземнеке. Үзем, әнием, ирем, балаларым, оныкларым, туганнарым барысы да исән-саулар әлһәмдүлилләһ. Һәр туган көнгә шатланып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып яшим. Ил-көннәребез тыныч, имин булсын иде, ир-егетләребез газиз әниләре, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барыбыз да исән-сау булыйк! — дип Нурсилә изге теләкләрен дә җиткерде.
Хәзер инде әлеге гаиләне мәхәббәт белән җылытып торган элеккеге ике тәрәзәле йорт урынына нарат бүрәнәләрдән, матур, заманча йорт балкый… Аллаһы Тәгалә киң күңелле хуҗаларга әлеге җылы гаилә учагында озын-озак бәхетле, пар канатлы булып, исәнлектә, тынычлыкта гомер кичерергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев