Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Еракка йөзү капитаны Марат Мирсәйҗанов: «Син диңгезгә ничек карасаң, ул да сиңа шулай карый»

...

Барысы да Чистайның елгачылар шәһәре икәнен яхшы белә, әмма безнең шәһәрдә еракка йөзү капитаннары да бар. Чистайда туып үскән, сәүдә флоты капитаны Марат Мирсәйҗанов Советлар Союзы вакытында ук дөнья гизә һәм бүгенгә кадәр шул эшен дәвам итә. Без аның белән эше һәм диңгезгә аерым мөнәсәбәте турында әңгәмә кордык.
— Сез ничек диңгезче булырга карар кылдыгыз? Бәлки Чистайның зур елга янында булуы да тәэсир иткәндер?

— Андый теләкнең кайчан туу­ын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Мин балачактан ук Фенимор Куперның «Красный корсар» китабын укып үстем. Ул пиратлар турында. Мин пацифист, әмма әлеге романтика — диңгез, корабльләр миңа ошадылар.
Елгадан мин еракта идем, без Кулясов урамы һәм автовокзал районында яшәдек. Елганы мин җәен коенырга барганда гына күрә идем. «Балыкчы — икеләтә диңгезче» дисәләр дә, мин балыкчыларны аңламыйм. Әмма елгачыларның, балыкчыларның психологиясе икенче төрле шул. Мин сигезенче сыйныфтан соң еракка йөзүче капитан булырга теләдем. «Комсомольская правда» газетасына Нахимов училищесына барырга теләвем хакында хат яздым. Миңа хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кушып җавап килде. Мин ул вакытта хәрби комиссариатка бармадым. Бу уема 10нчы сыйныфта яңадан кайттым. Ленинградка китеп, укырга кердем.
Укырга кергәндә нинди факультетлар булуы белән кызыксындым. Мәсәлән, судомеханик факультеты. Анда бармадым, предприятиегә эләгәсем килмәде. Мин судно йөртүчеләр әзерли торган факультетны сайладым. Ул вакытта капитанның судно йөртүче дә булуы хакында уйламадым да. Башта матрос булып эшләдем. Кешенең үз һөнәренә түбәннән күтәрелүе бик яхшы һәм дөрес ул.
1979 елдан башлап сәүдә флотында эшли башладым. Минем беренче судном — булган урман ташучы «Салехард» булды. Без Певекка хәтле бардык, ул 70 сантиметрга хәтле бозны вата алды. Бу классик пароход, бик матур, анда экипаж да менә дигән иде. Без Архангельсктан урман ташыйбыз. Такталар, баланслар… Иң ерак рейслар безнең Бангкокка булды. Шулай ук без җәй буе Арктиканы: Чукотканы, Яңа Җирдә хәрбиләрне, Дудинканы тәэмин иттек. Игаркада урман алдык… Кубага бардык, Ленинградтан ашламалар алып кайттык. Кубадан шикәр-чимал ташыдык. Италиягә рейслар еш булды.

— Сез Чистайда кайсы мәктәптә укыдыгыз?
— Беренче мәктәп, 1975 ел чыгарылышы. Без сыйныфташлар белән хәзергә хәтле ел саен очрашабыз. Быел очрашу 28 июньдә була. Сыйныф җитәкчебез Раиса Ивановна да килә. Мин Раиса Ивановнага бик рәхмәтлемен, минем капитан булып китүемдә аның да өлеше бар. Ул миндә инглиз теленә мәхәббәт уятты, укырга өйрәтте. Башка укучыга бишле куйганда ул миңа өчле куя иде. Мин «ни өчен?» дип сорагач: «Син бишле алырга тиеш идең, әмма син эшсез, киләп салып йөрдең, ике хата җибәрдең. Ә ул бары ике хата гына ясар өчен бик күп хезмәт куйды» — диде. Ул миңа бернәрсәнең дә болай гына бирелмәвен әнә шулай үтемле итеп аңлатты.
Мин инглиз теле, шулай ук физика, математика белән мавыгып киттем. 1994-95 елларда чит ил әләме астында китү башлангач, күп кенә диңгезчеләр чит ил экипажы белән ничек эшләрбез дип курыктылар. Ә мин курыкмадым.

— Ә нигә әлеге эпопея башланды?
— Советлар Союзы таркалгач, предприятиеләрнең күбесен саттылар, урладылар. Мин эшләгән Архангельсктагы Төньяк диңгез пароходчылыгында да шулай булды. Анда 148 яки 149 судно иде. Аларны саттылар. Без эшсез калдык. Кем кыюрак чит ил әләме астына китте. Ул вакытта бик зур акчалар түләнә иде, бер контракт өчен фатир сатып алып була иде.
Мин егерме елдан артык Норвегия компаниясе «Вилсон»да капитан, капитан-остаз булып эшлим. Бәлки тагын ике контракт булыр — аннары китәм. Әмма куркыныч. Әле мин диңгезне озакламый күрәчәгемне беләм. Шулай итеп әле мин эшләячәкмен.

— Нигә сезнең диңгездән китәсегез килми?
— Диңгез тере кебек. Ул кем өчендер су гына, ә минем өчен җаны булган тере нәрсә. Яфраклар тереме? Диңгез дә шулай ук. Син аңа ничек карасаң, ул да сиңа шулай караячак. Диңгездән китәргә теләмәвемнең икенче сәбәбе — бу тәртип һәм кешеләрнең бер- берсенә мөнәсәбәте.
Кызганычка каршы, җәм­гыятьтә дошманлык, хөсетлек күп. Бу кайчакта суднода да сизелә. Әмма, нигездә, начар һава торышы, чайкалулар булганда, мондый нәрсәләр югала, без бер-беребезгә бәйле булуыбызны, бер-беребезне коткарачагыбызны беләбез. Коры җирдә бу җитми.

— Сез нинди корабльдә капитан булдыгыз?
— «Вилсон Тана». Тана — ул фьорд, без анда кварцка йөрибез, ул Норвегиядә иң чиста фьорд. Хәзер «Вилсон Нанджинг»та эшлим. Нанджинг — Кытай провинциясе, анда судно төзү заводы урнашкан. Бу пароход иң соңгысы булып төзелгән. Ә соңгы пароход сериядә иң начары була дигән сүз бар, чөнки аңа иң начар, яраксыз әйберләрне генә калдыралар. Шул вакытта норвегиялеләр соңгы пароходны кытай исеме белән атарга тәкъдим итәләр Шуңа күрә дә бу әлеге сериядәге пароходларның иң яхшысы була, чөнки кытайлылар кытай исеме белән булган пароходны начар ясамыйлар инде!

— Сез Чистайга еш кайтасызмы?
— Без Архангельскта яшә­гәндә, төгәлрәк итеп әйткәндә, минем гаиләм анда яшәде, мин йөзүдән кайткач, без елына бер-ике тапкыр машина белән Чис­тайга кайта идек. Элек, әни-әтием, әбием исән булганда, Чистайга якынлашуга минем йөрәгем шатлыктан сикерә башлый иде. Хәзер алай түгел. Әмма минем биредә кыз туганым яши. Чистай миңа бик ошый. Хәзер ул бик ыгы-зыгылы, төзегрәк булса да, элек тынычрак та, рәхәтрәк тә иде.
— Ә ни өчен Архангельск­тан Казанга күчеп кайттыгыз?
— Туган якка. Шуның өстенә Казан уңайлы шәһәр. Без Архангельсктан бирегә кайтып йөргән вакытта да биредә яхшы, юлларның төзек булуына гаҗәпләнә идек. Архангельскта газ чыгаралар, ә йортлар газсыз, утын ягалар! Ә безнең Татарстаныбызда газ һәрбер авылда бар. Хатыныма Татарстанда өлкәннәргә хөрмәт булуы нык ошый. Трамвайга керәсең — сиңа һәрчак урын бирәләр.

— Сез күп сәяхәт итәсез, Россиядә сезнең яраткан урыннарыгыз бармы?
— Россиядә — Байкал. Бу әкият. Байкалның тирә-ягы да искиткеч! Анда искиткеч кешеләр — мин андыйларны беркая да очратмадым. Шундый ачык күңеллеләр! Билгеле, миңа Петербург ошый, ул минем яшьлегем шәһәре. Шулай ук миңа мәгәрәләр (Пермь өлкәсендә боз мәгәрәсе) ошый. Анда көненә бер тапкыр җир астында утлы шоу була. Су Алласы һәм Һава Алласы очрашуы хакында легенда сөйлиләр.

— Иделдә теплоходта пассажир булып йөзәргә теләк булмадымы?
— Иделдә теплоходта йөзәр идем әлбәттә. Әмма тәнкыйть­ләрмен дип куркам, шуңа күрә теләмим.Тиз вакытка гына ярар да иде. Мин тауларга менәргә, харәбәләрне өйрәнергә яратам…

— Диңгезченең эшендә иң мөһиме нәрсә?
— Иң мөһиме –диңгезне ярату. Әтиең диңгезче булганга яисә хезмәт хакы яхшы булганга гына диңгезче булу дөрес түгел. Диңгезне хөрмәт итәргә кирәк. Ярату һәм хөрмәт бергә бәйләнгән. Мин кайчандыр бер грек судносында капитанның өлкән ярдәмчесе булып эшләдем. Ул вакытта рейслар бик авыр булмадылар. Судно көньяк Англия һәм Мисыр Александриясе портлары арасындагы линиядә эшләде. Якынча ярты рейс Урта диңгездә үтте. Һәр иртәдә вахтадан соң (мин сәгать дүрттән сигезгә кадәр иртәнге вахтада тора идем) балластлы танкларны үлчәргә бара идем. Болар судно йөксез яисә авышкан урынны тигезләргә дип барганда борт артыннан су чайкалдыручы цис­терналар. Судно йөк белән барганда, алар су алып бармыйлар, нигездә, буш баралар. Әгәр берәр сәбәп аркасында анда су барлыкка килсә, димәк, анда, нәрсәдер дөрес түгел. Корпуста тишек бар, система суны үткәрә яисә башка ниндидер проблема бар дигән сүз. Суның барлыгын яисә күләмен билгеләү өчен махсус рулеткаларда үлчәргә кирәк. Алар балластлы танкларда бар һәм палубага чыга. Гадәттә моны өлкән матрос яисә боцман ясый. Ә безнең бар составыбыз Мьянмадан иде. Капитан (грек) бу иптәшләргә бик ышанып бетмәгән күрәсең, шуңа күрә бу вазифаны өлкән ярдәмчесенә йөкләгән. Мин иртәнге аштан соң көн саен палубага бара идем һәм җитди рәвештә диңгездән үтәргә һәм балластларны үлчәргә сорый идем. Теге судноның су өстендәге борты бик зур түгел иде, дулкыннар һәрвакыт палубаны «ялап» тордылар. Биредә тозлы, салкын су коендырып киткәндә бер дә рәхәт түгел шул. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, мин «поход»тан һәрвакыт коры кайттым. Миңа һәрвакыт мәрхәмәтле булганы өчен диңгезгә рәхмәт әйттем. Кайвакытта ул минем белән шаярып, тизрәк кыймылдасын диптер инде, җиңел генә дулкыны белән бәргәләде. Әмма бу бик сирәк булды.
Ә менә икенче механик (ул румын иде, исеме Марио) һәрвакыт диңгезгә биек, резина итектән чыга иде. Аңа балластлы танклардан суны чыгару өчен клапаннарны ачарга һәм ябарга кирәк иде. Мин аның походлары барышында коенмыйча кайтканын хәтерләмим. Мин бервакытта да аңа «судан коры чыгуымның» серен сөйләмәдем. Бу серне үзем һәм диңгез генә белә иде.

Татьяна Шабаева әңгәмә корды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев