Эпидемиологик вәзгыять, суның сыйфатына контрольлек итү игътибар үзәгендә
Туры эфир вакытында чистайлылардан күп сораулар керде
«Чистай-информ» социаль челтәрендә үткән туры эфирның спикеры Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальник урынбасары Владимир Ковязин булды.
Авырулар чәчәк ата, күпләр авырый. Ә бит бар кеше дә табибка мөрәҗәгать итми, үзлегеннән дәваланырга тырыша.
– Коронавирус грипптан һәм ОРВИдан нәрсәсе белән аерыла? – дип сорадылар укучылар.
– ОРВИ белән грипп үзләре турында 1-4 тәүлектә үк сиздерә. Гомумән алганда, аларның үрчү вакыты 2-3 көн тәшкил итә. Коронавирус организмда озаграк үрчи. Аның инкубация чоры 14 көнгә хәтле җитәргә мөмкин. Кайчакта пациентта авыру билгеләре бишенче көнне үк күренә башлый, – ди Владимир Геннадьевич.
– Аларны билгеләре буенча ничек аералар?
– Ковид вакытында температура 37,3 градустан югарырак күтәрелә. Грипп вакытында температура 38 гарадустан артып китә. Ул кисәк күтәрелә һәм авыру бизгәкнең кайчан башлануын төгәл генә билгели дә алмый. ОРВИ вакытында югары температура очрамый диярлек. Коронавирус инфекциясе сулыш юлларын зарарлый һәм коры, хәлне бетерә торган ютәл белән интектерә. Грипп шулай ук йөткерүдән башлана, ә ОРВИ вакытында какрыклы йөткерү, коронавирус вакытында ринит билгеләре сирәк күзәтелә. Нигездә борын тыгыла, тәм сизелми башлый. Грипп һәм борын авыз куышлыгындагы инфекцияләр борын тишегеннән лайлалы бүлендекләр бүленеп чыгуга китерә. Башта алар үтә күренмәле була, аннары сары- яшькелткә әйләнә. Ковид вакытында кайчакта грипп вакытындагы кебек үк баш каты авырта. ОРВИ вакытында әлеге билге сирәгрәк күзәтелә.
– Эпидемиологик хәл ничек тора?
– Чистай районында кискен респиратор авырулары белән авырау дәрәҗәсе азайды. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча узган атнада ОРВИның 150 очрагы теркәлгән. Бу узган атна күрсәткечләре буенча 1, 5 тапкырга азрак. Авыручыларның күбесе – балалар. Узган атнада грипп белән авыру очраклары теркәлмәде.
–Мәктәпләр карантинга ябылдымы?
– Санитар кагыйдәләр буенча мәктәпләр грипп һәм ОРВИ белән авыручылар 20 проценттан артып киткән очракта ябыла башлый. Бу сезон барышында мәктәп учреждениеләре ябылмады, әмма сыйныфларны бүлгәләү булды. 2нче лицейда ике сыйныф карантинга, 1нче гимназиядә дүрт сыйныф, 16 нчы мәктәптә ике сыйныф карантинга ябылды. Әлеге сыйныфларда авыру тиешле күрсәткечтән узды.
Соңгы сорау эчә торган суның сыйфатына кагылышлы иде.
–Безнең шәһәрдә иске суүткәргеч булганга даими рәвештә аварияләр булып тора. Бу суның сыйфатына кагыламы һәм ничек контрольдә тотыла?
Суның сыйфатын без су каналы хезмәте белән бергә контрольдә тотабыз, чөнки аларның үз лабораториясе бар. Безнең яктан мониторинг нокталар билгеләнде, без суны шуннан алабыз. Чистай шәһәрендә алар дүртәү: Полющенков, Маркин, Загородная һәм Мебельная урамнарын-да (турыдан-туры су алу җайланмасында). Су санитар-химик (гомуми катылыгы, магний, нитратлар, тимер күләме) һәм микробиологик күрсәткечләргә тикшерелә. Алдагы өч елда нормадан узу булмады. Нигездә кышкы чорда авария очраклары килеп чыга. Су каналы ремонт эшләре үткәргәч, системаны дезинфекцияләү үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев