Эпидемиологик режимны, кызганыч, барысы да үтәми
30 марттан шәһәрдә, бөтен илдәге кебек үк, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән махсус режим кертелде.
Чистайлылар үз-үзеңне изоляцияләүдә, димәк, өйдән бик кирәк булганда гына чыгып китәргә мөмкин дигән сүз. Кайбер кибетләр ишекләрендә «ябык» дигән язу эленеп тора. Оешмаларга һәм предприятиеләргә эшне вакытлыча туктатып торырга туры килде, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүчеләр генә эшли.
Юл-патруль хезмәте постлары, участковыйлар кизү тора
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучы затларны ачыклау өчен рес публика шәһәрләрендә пат рульлек итүне көчәйтергә кушты. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре билгеле бер үрнәктәге документларны, белешмәләрне тикшерәләр, шулай ук шәһәр урамнарында тәртип һәм куркынычсызлыкны күзәтәләр.
Шәһәргә керү һәм чыгу урыннарында тәүлек әйләнәсендә 6 юл-патруль хезмәте пос ты эшли. Хезмәткәрләр шәһәрдән кешеләр чыннан да бик кирәк булганлыктан чыгып китәләрме, шуны тикшерәләр. Машина йөртүчеләр билгеләнгән үрнәктәге белешмәләр, кирәкле документлар күрсәтәләр. Шулай ук юл хәрәкәте контрольдә тотыла, коронавирус таралуны кисәтү һәм булдырмау чаралары турында кисәтү әңгәмәләре үткәрелә.
Участок полиция хезмәткәр ләре чистайлылар арасында кисәтү эше алып баралар, закон бозучыларны ачыклыйлар. Кичләрен патруль-пост хезмәте тәртипне контрольдә тота.
Юл-патруль хезмәте постлары шәһәр юлларында да кизү торалар, рейдлар үткәрәләр. Еш кына тикшерү барышында юлның машиналар йөри торган өлеше транспорт белән тула, бөкеләр хасил була. Күп кенә машина йөртүчеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимы кагыйдәләрен үтәмиләр һәм урамга сәбәпсез чыгып, үз гомерләрен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куялар.
– Рейдлар нәтиҗәләре буенча, 7 апрельдән РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе «Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» буенча 73 беркетмә төзелде. Шул исәптән ял көнендә 46 беркетмә. Шуларның 59ы шәһәр судында каралды. Бары җиде кеше генә кисәтү белән котылып кала алды. Калган очракларда гражданнар административ җаваплылыкка тартылды, аларга 1000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Башка беркетмәләр алга таба каралу өчен кала, – диелә рәсми хәбәрдә.
Кибетләрдә кагыйдә бозулар азрак
Сәүдә нокталарына мониторинг көн саен үткәрелә. Тикшерүчеләр эре кибет челтәрләрендә һәм ваклап сату кибетләрендә, азык-төлек базарларында йөриләр. Роспот ребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина, тикшерү барышында беренче кисәтүләрдән соң, кагыйдә бозуларның кимүен билгеләп үтте.
– Сәүдә объектларында көчәйтелгән дезинфекция режимы алып барыла, составында хлор булган дезинфекцияләү чаралары, дымлы җыештыру эшләре алып барыла, өстәлләр, киштәләр, ишек тоткалары даими эшкәртелә, идән юыла. Хезмәткәрләр перчаткаларда һәм битлекләрдә, – дип аңлатма бирә Флюра Сәлим кызы.
Кергән шикаятьләрдән соң, Роспотребнадзор тарафыннан шулай ук агызып сатыла торган эчемлекләр кибетләрендә тикшерү үткәрелде. Чистайлы сүзләренә караганда, анда зур компанияләр белән яшьләр җыела.
Әмма, тикшерү әлеге фактны кире какты, хәбәр расланмады. Тикшерү барышында сатучы һәм сатып алучылар өчен индивидуаль саклану чаралары тикшерелде. Барысы да нормаларга туры килә.
Автоягулык станцияләрен тикшерделәр
Шушы көннәрдә җирле машина йөртүчеләр Роспот ребнадзорның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иттеләр. Алар шәһәрнең кайбер автоягулык станцияләрендә дезинфекция режимы үтәлмәве – пистолетларны эшкәртү үткәрелмәве, хезмәткәрләрнең битлек һәм перчаткалар кимәвеннән зарланалар. Проблеманы хәл итү үзен озак көттермәде. Шул ук көнне Роспотребнадзор авто ягулык станцияләре буенча рейд үткәрде.
Флюра Сәлим кызы, беренче чиратта, хезмәткәрләр өчен сак лану чараларының булу-булмавын тикшерде, персоналның клиентларның куркынычсызлыгы турында ничек кайгыртуы белән кызыксынды. Һәр вак кына нәрсә дә уйланылган булырга тиеш: ике сәгать саен, ә мөмкин булган очракта, ешрак махсус чаралар белән эш урынын һәм җиһазларны эшкәртү зарур. Ягулык агызу өчен кулланыла торган пистолетларны дезинфекцияләү мөһим, чөнки аларга көн дәвамында йөзләгән кеше тотына.
Автоягулык станцияләре базасында эшләгән кечкенә кафелар эпидемиологик хәл тотрык ланганчы ябылган. Аларга да җәмәгать туклануындагы кебек үк кагыйдәләр кагыла.
– Кагыйдә бозулар килеп чыга. Кайбер хезмәткәрләр сак лагыч битлекләрдә эшләми, моннан тыш, аларны көненә ким дигәндә дүрт тапкыр алыштырырга кирәк. Ягъни запас та булырга тиеш. Әгәр смена тәүлек буе дәвам итә икән, бер кешегә сигез битлек булырга тиеш. Эш урыннарының тиешенчә эшкәртелүе дә күренми. Автоягулык станцияләре аша күп кеше уза, шуңа күрә эпидемиологик чараларны үтәмәү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – ди Флюра Сәлим кызы.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы фикеренчә, кагыйдә бозулар таләпләрне үтәмәүдән килеп чыга, алар турында эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барысы да диярлек белә. Дөрестән дә, төрле массакүләм мәгълүмат чаралары чыганакларында бу хакта даими рәвештә әйтелә, авыруны кисәтү турындагы белешмәлекләр һәр почмакта диярлек эленгән.
Банк хезмәткәрләре тикшерүләргә шат түгелләр
Банк хезмәтеннән файдалану өчен үз чиратыңны урамда көтәргә кирәк. Бу финанс оешма персоналының эпидемиягә каршы режим кагыйдәләрен үтәве турында сөйли. Рейд күрсәткәнчә, кайберәүләр аерым режимга намус белән карамыйлар.
– Өч банкны тикшердек. Аларның кайберләрендә клиент лар арасында ара сак ланмый. Кайсы берсендә хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәмиләр, дымлы җыештыру һәм җилләтү режимы бозыла. Әлбәттә, уңай мисаллар да бар, – дип хәбәр итә Флюра Хәйруллина.
Бүгенге көндә кагыйдәләрне үтәмәү буенча чаралар бары тик тәкъдим итү характерына гына ия. Кагыйдә бозучыларга Роспотребнадзордан рәсми хат җибәреләчәк, анда барлык кисәтү чаралары урын алачак. Кисәтүдән соң тагын бер планнан тыш тикшерү үткәреләчәк, мөгаен, соңгысы түгелдер. Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, сөйләшеп кенә котылып калып булмас.
Сүз уңаенда
14 апрельдән Санкт-Петербург шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе коронавирус инфек циясе аркасында имин булмаган дип танылды. Әгәр сезгә бу төбәкләрдән туганнарыгыз, дусларыгыз яки танышларыгыз кайта икән, Рос потребнадзор территориаль бүлегенең 5-51-50 «кайнар линия» телефонына хәбәр итегез. Алар өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү кертеләчәк һәм медицина күзәтүе оештырылачак.
Белешмә
16 апрель мәгълүматларына караганда, бер тәүлек эчендә Россиядә коронавирус белән авыраган 3448 кеше теркәлгән. Авыраучыларның гомуми саны 30 меңгә якын. Рес публикада барлыгы 128 кеше авыру йоктырган, шуларның 17се терелгән. Бер тәүлек эчендә 21 авыру кеше ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев