Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энергетик көне белән!

Чистай районы энергетика тармагының хөрмәтле хезмәт­чәннәре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Энергетика өлкәсе тормышта иң кирәкле, катлаулы һәм җаваплы тармаклардан санала. Предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреж­дениеләрнең, социаль өлкә объектларының тотрыклы эше сезнең көндәлек эшегезгә турыдан-туры бәйләнгән. Сез безнең районның һәр кешесенең тормышын цивилизацияле һәм уңайлы итәсез.

Энергетик булу җиңел түгел. Бу экстремаль шартларда оперативлык, хәрәкәтләрнең төгәллеген таләп итүче бик җаваплы хезмәт. Сезнең белемегез һәм һөнәрилегегез теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди һава шартларында производство мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.

Сезгә киләчәктә дә яңа сәнәгать техно­логия­лә­рен уңышлы үстерүе­гез­не, тармакның оста хезмәт­чәннәрен тәрбия­ләвегезне телим! Эшегездә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, сез хезмәт күрсәтүче объектлар ышанычлы һәм аварияләрсез файдалануга тапшырылсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, яңа үрләр юлдаш булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев