Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эндокрин системасы авыруларыннан ничек сакланырга кирәклеге турында Чистай үзәк район дәваханәсе эндокринологы Елена Дворецкая сөйли

Табиб-эндокринолог авыруларның төп сәбәпләрен, борчулы симптомнарны һәм гади кисәтү кагыйдәләрен атады
Калкансыман биз – эндокрин системасының иң мөһим органнарының берсе. Ул организмда матдәләр алмашын җайга салучы һәм аның үсешенә йогынты ясаучы гормоннар эшләп чыгара. Калкансыман биз гормоннары шулай ук организм тукымаларының кислород куллануын көйләргә ярдәм итәләр һәм иммун системасының эшен стимуллаштыралар, организмга инфекцияләр белән көрәшергә булышалар. Шулай итеп, калкансыман биз кеше тормышының барлык якларына, шул исәптән аның кәефенә һәм тышкы кыяфәтенә йогынты ясый.
Бу хакта һәм организмны эндокрин системасы авыруларыннан ничек сакларга кирәклеге турында Чистай үзәк район дәваханәсе эндокринологы Елена Дворецкая сөйләде. 
– Эндокрин системасы организмның барлык мөһим тереклек процессларын координацияли. Аның дисфункциясе вакытында кешенең гормональ статусы бозылу белән бергә төрле патологияләр барлыкка килә. Эндокрин авырулар эчке секреция бизләренең эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә пәйда була. Ни кызганыч, соңгы елларда мондый авырулар арта гына бара, – диде Елена Геннадьевна.
Табиб сүзләренә караганда, эндокрин тайпылышлар үсешенә китерә торган төп факторлар булып биз тукымалары шеше, киста, йогышлы авырулар, нәселдәнлек факторы, башка органнар һәм системаларның хроник авырулары, йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге, хирургия тыкшынулары һәм кайбер препаратлар кабул итү тора.
– Экологик хәлнең начараюы, стресслар, баланссыз туклану, нәселдәнлек еш кына эчке секреция бизләренең эшчәнлегендә бозылулар китереп чыгара һәм эндокрин авырулар үсешенә китерә. Эндокрин системасы авырулары, кагыйдә буларак, озакка сузылган, авыр характерга ия. Шуңа күрә аларның барлыкка килүен вакытында, мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау яки катлаулануын кисәтү мөһим, – дип ассызыклады табиб-эндокринолог.
Табиб-эндокринологка түбәндәге очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәк, әгәр:
• Якын туганнарыгызда нинди дә булса эндокрин патология – шикәр диабеты, калкансыман биз авырулары булса.
• Тән авырлыгы артса.
• Үзегездә түбәндәге билгеләр: йөрәк тибеше көчәюен, тирләү яки тирнең коры булуын, ару яки ярсучанлык, сусау һәм еш сию, тире катламының төсе үзгәрүен күрсәгез.
• Күрем функциясе бозылса.
• Йөклелекне планлаштырсагыз яки авырга узу белән проблемалар булса.
• Сездә эндокрин авыру булса һәм сезгә күзәтү һәм дәвалау кирәк булса.
– Эндокрин патологияне диагностикалау өчен пациентның анамнезын өйрәнүне, төрле гормоннарга анализлар, бизләргә УЗИ, магнит-резонанс томографияне үз эченә алган комплекслы тикшерү кулланыла. Алынган мәгълүматларга нигезләнеп, алга таба дәвалану мәсьәләсе хәл ителә, – дип билгеләп үтте Елена Дворецкая.

Авыруны кисәтү өчен нәрсә эшләргә:
1. Эндокринологка елына кимендә 1 тапкыр күренергә.
2. Рационны балансларга. Составында витаминнар, минераллар, клетчатка, аминокислоталар булган табигый продуктларны куллану мөһим.
3. Җитәрлек күләмдә су эчәргә.
4. Стресслы хәлләрдән качарга. Әгәр бу мөмкин булмаса, аларга тынычрак карарга тырышырга кирәк.
5. Физик йөкләнешләр уртача, ләкин даими булырга тиеш. Бу иммун системасының торышын ныгытачак, органнарны, шул исәптән эндокрин бизләрне кан белән тәэмин итүне яхшыртачак.
6. Эндокринолог консультациясеннән соң эндокрин системасы өчен витаминнар кабул итәргә киңәш ителә, алар аның эшчәнлеген яхшыртачак.
Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен табиблар гадәти тоз урынына даими рәвештә йодлы тоз кулланырга һәм югары йодлы продуктлар (бигрәк тә диңгез продуктлары – диңгез кәбестәсе һ.б.) ашарга киңәш итәләр. Үсемлек продуктларыннан кара җимеш, хөрмә, баклажан, шпинат, помидорларны атап була. Әмма шуны да онытмаска кирәк, барысын да чама белеп кулланырга, туклану рациональ булырга тиеш.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев