Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элмә тактадагы хата турында хәбәр итеп, бүләк алырга мөмкин

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә. Ул 1 ноябрьгә кадәр бара.

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә. Ул 1 ноябрьгә кадәр бара.
Конкурста катнашу өчен «Халык контроле» мәгълүмати системасына элмә, мәгълүмат такталарындагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрендәге һәм торак йортлар аншлагларындагы хаталар турында хәбәр итәргә кирәк. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яки учреждение биналары фасадларын бизәкләгәндә ясалган хаталар күрсәтелгән мәгълүмат кабул ителә.

– Әлеге конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак. Аларны дүртенче кварталда дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләячәкләр, – дип язалар оештыручылар.

«Халык контроле» мобиль кушымтасында яки «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Заявка бирү өчен «Атамаларда һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, хәбәрләшү өчен мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар гаризалар җибәрә башлаган инде. Әлегә Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә районында яшәүчеләр актив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев