«Елгачылар» скверында буккроссинг-китапханә ачылды
Урам китапханәсе Китап сөючеләр көненә туры китереп ачылды. Бу урын шәһәр халкы, китапханә һәм кибетләр эшенә карамастан, китаплар белән ирекле алмаша алсын өчен булдырылган.
Хәзер «Елгачылар» скверында шәһәр кешеләре үзләренә ошаган китапны алып, шунда ук эскәмиягә утырып яки өйләренә алып кайтып укый, яки яраткан әсәрләре белән уртаклаша алалар. Мондый урыннар балаларны һәм яшьләрне китап укуга җәлеп итү максатында ачыла.
— Елгачылар поселогы китапханәсе мөдире Елена Быкова белән бергә без бу идеяне күптән уйлап йөрдек. Әмма аны тормышка ашыру өчен акча кирәк иде. Шунда хәрби тартма килеп чыкты һәм без аны зур булмаган китапханә ясау өчен кулланырга булдык. Башта без аны тәртипкә китердек: тартманы ачык төсләргә буядык, рәсемнәр төшердек, түбә һәм киштәләр ясадык, — дип сөйләде «Елгачылар поселогы» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Татьяна Малхасян.
Кечкенә китапханәне ачарга поселок яшьләре килде. Малайлар һәм кызлар бик теләп үз китапларын алып килделәр, яңаларын карадылар һәм укырга алдылар.
Сергий Радонежский мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Екатерина Артемьева кызы белән шулай ук китаплар алып килделәр.
— Балалар инде укылган китапларын җыйдылар һәм аларны башкалар белән уртаклашырга теләделәр. Миңа калса, мондый урам китапханәләре балаларның гомуми үсеше, телефоннарда утырып кына калмыйча, ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнсеннәр өчен кирәк. Безнең гаиләбез өчен мондый китап алмашу процессы — кызыклы тәҗрибә, — диде хатын-кыз.
Татьяна Малхасян Елена Быкова белән бергә чарага килгән балалар өчен әкият персонажлары белән бәйле табышмаклар әзерләгәннәр. Ә иң актив булган һәм сорауларга дөрес җавап биргән малайларга һәм кызларга күңелле бүләкләр тараттылар.
Урам китапханәсен ачу тантанасына Чистай авторы Наталья Курнавенкова да килгән иде.
— Бу чарада катнашуыма бик шатмын. Малайларга һәм кызларга үз иҗатым турында сөйлисем, балалар өчен язылган шигырьләремне һәм хикәяләремне укыйсым, мине нәрсә илһамландыруын һәм әдәби әсәрләрнең ничек язылуын аңлатасым килә, — дип уртаклашты автор.
Безнең белешмә
Буккроссинг — җәмәгать урыннарында басма китаплар алмашу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев