Елга флотының легендар капитаны
Бай хезмәт тарихы булган пассажир флотының остаз - капитаны Владимир Иванович Бычковка багышлана.
2021 елның 16 сентябрендә легендар остаз-капитан Владимир Иванович Бычковка 89 яшь тулды.
Яшүсмер чагыннан алып ул транзит елга суднолары капитан-остазына кадәр юл үтә. Ярты гасырдан артык тынгысыз,аварияләрсез хезмәт, йөзләрчә яшь кадр лар – бу көндәлек хезмәт батыр лыгының сокландыргыч бер дәлиле булып тора!
Лаеклы ялга чыккач. Владимир Иванович үзен җәмәгать эшләренә багышлый. Аны яше буенча эштән чыгарулары бәхетсезлек түгел, капитан һәрвакыттагыча төз, шома итеп кырынган, пөхтә. Элеккеге кебек үк ул әйләнә-тирәдәгеләрне үзенең энергиясе, күтәренке кәефе, көр күңелле, нык ихтыярлы булуы белән сөендерә. Аның бәяләп бетергесез энергиясе яшьләрне патриотик тәрбияләү кебек мөһим эшләрдә бик кирәк. Ул шәһәр мәктәпләрендә һәм вузларында көтеп алынган кунак. Бөек Җиңү хөрмәтенә оештырылган ачык дәресләрдә бик еш чыгыш ясады. Елга тормышының көндәлек эшләре турында сөйләүләре беркемне дә битараф калдырмады.
Владимир Иванович 1932 елда Түбән Новгорд өлкәсе Сопчино поселогында елгачылар гаиләсендә туа. Малай чактан ук җәен әти-әниләре белән үткәреп, елга тормышының барлык матурлыкларын татый. Аның әтисе Иван Васильевич Бычков «Яков Воробьев» дигән пассажирлар пароходында капитан булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы чорында әлеге судно йөк һәм армия резервларын Сталинград янына ташу буенча дәүләт заданиеләре үти, кире кайтканда яралыларны фронт полосасыннан тылга чыгара.
«Яков Воробьев» күп тапкырлар дошман авиациясе бомбалары астына, атышларга эләгә, әмма экипажның көйләнгән эшләре ярдәме белән төрле җитди зарарланулардан котылып кала. Яшүсмернең әлеге легендар пароходта хезмәте турында истәлекләр Владимир Иванович тарафыннан 2013 елда «Совесть памяти» халык альманахында һәм «Зәңгәр юлларда – тормыш» мәкаләсендә дөнья күрә. Әлеге басма Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарыла һәм татарстанлыларның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы тарихына багышлана.
«Сугыш башлану турында мин 1941 елның 22 июнендә белдем. Безнең «Яков Воробьев»пассажир пароходы Астрахань-Пермь маршруты буенча барды. Экипажны куркыныч хәбәрләр Ульяновскида куып җитә. Бер-ике көннән үк «Яков Воробьев» пароходы тулы составта Мурзихада пассажир пристаненә туктый. Анда безне Чистай хәрби комиссариаты хезмәткәре көтеп тора иде. Пристаньда ук яшь хезмәткәрләргә: рулевойларга, кочегарларга, май салучыларга Кызыл Армия сафларына мобилизацияләнүләре турында повесткалар тапшырылды. Пароход ярдан ераклашкач һәм саубуллашу гудоклары яңгырагач, команданың бортта калган кешеләре күзләреннән елга булып яшь акты...
1942 елда миңа, ун яшьлек малайга, хуҗалыкны берүземә алып барырга туры килде. Әниемне хезмәт фронтына мобилизацияләделәр. Зәмһәрир салкыннарда хатын- кызларны атларда Ульяновск шәһәренә шәһәр яны корылмалары төзүгә һәм окоплар казырга җибәрделәр. Апам ике сменада Мәскәү сәгать заводында эшләде, әти гел вахтада булды. Мин шунда ук үземне мөстәкыйль һәм өлкән итеп сиздем. Капитан баласы булсам да, башка хәрби балалары кебек үк, ярымач һәм бетле килеш йөрдем. Дәресләрдән соң, мин карточкалардан азык-төлек алырга дип, кибеттә чиратларда тордым. Бервакыт «Советская Молдавия»теплоходы капитаны Виктор Васильевич Сутырин, миңа кызыл йолдыз төшерелгән «Буденовка»җылы шапкасын бүләк итте. Бу бүләкне мин зур горурлык белән киеп йөрдем».
Хәрби балачагын искә төшереп, Владимир Иванович ул вакытларда судноларда да ачлык булуын билгеләп үтте. Аның күңеленә бер вакыйга кереп калды: 1942 елның навигация башында «Яков Воробьев» Саратовта торды. Төш вакытында капитан каютасына матросларның берсе кереп биредә ашарга берни дә булмаганга пароходтан китүе турында хәбәр итә. Иван Васильевич аны үзе янына төшке ашка чакыра. Матрос исә капитан тәлинкәсендә инде күптән үзләрен туйдырган «боламык»ны – кайнар суда парландырылган арыш онын күреп, бик нык гаҗәпләнә.
«1942 елның 25 маеннан «Яков Воробьев» пароходы Сталинградка йөкләр һәм хәрби частьлар ташу буенча махсус заданиеләр үти башлады, – дип сөйли Владимир Иванович.
– Рейсларның берсендә Ульяновск хәрби – диңгез училищесыннан курсантлар алып кайттылар. Палубада көн саен танылган җырларның маршлары һәм мелодияләре белән сугышчан кәефне күтәреп тынлы оркестр уйнады. Армиягә яңа алынучыларны Сареп ярына төнлә чыгардылар. Алар безнең белән бер сугышчан камалышта хушлаштылар. Командир тантаналы вәгазь тотты, аңардан соң моряклар һавага ата башладылар, аннан соң алгы сызыкка киттеләр. Соңрак, Сталинградтан яралыларны һәм эвакуацияләнүчеләрне чыгаргач, әлеге бригаданың тулы составта шәһәргә керү юлында һәлак булулары турында белделәр.
Идел Астраханьнан алып Сталинградка хәтле немецлар тарафыннан минага тотылган иде. Миналар самолетлардан парашютларда ташландылар, шуңа күрә көндез генә йөрделәр. Яшеренү өчен пароход соры төстәге буяуга буялды, ә яр буенда куаклыкларны кистеләр, аны палубага салып, бортларга бәйләделәр. Пароход бомбага тотуларга һәм атуларга барыбер эләкте. Җитди зарарланулардан судно капитанының һәм аның ярдәмчесенең акыллы эше , шулай ук берөзлексез эшләүче зенит пулеметлары коткарды. Немец самолетлары атакага тотканда ут ачтылар, әмма тидерә алмадылар.
Дәвамы бар
Юлия Гаврилова, Чистай дәүләт тарих- архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев