Электросамокат сатып алганда чистайлыны мошенниклар 32 мең сумга алдаганнар
Зыян күрүче үз вакытында мошенникларның классик схемасын сизеп алып, үзен икенче тапкыр алдарга мөмкинлек бирмичә, алар белән аралашудан туктаган
Электросамокат сатып алу теләге 39 яшьлек чистайлыны аздан гына зур суммадагы акчасыннан колак кактырмаган. Ир-ат бушлай белдерүләр сайтыннан сатучыга алдан акча күчереп, мошенниклар корбанына әйләнгән. Зыян 32 899 сум тәшкил итә дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте.
Зыян күрүче популяр сайтларның берсендә үзен кызыксындырган тәкъдимгә тап була. Сатучы аңа алдан акча күчерергә куша, электросамокатны бик тиз китерәселәренә дә ышандыра. Әмма беренче көнне дә, аннан соң да вәгъдә ителгән товар килми.
Чистайлы тоткарлыкның сәбәбен ачыкларга тырышканда явыз ниятле кеше яңа хәйләгә бара: үзенең счетына шул ук суммада акча керткән очракта элек алган акчасын кайтарырга тәкъдим итә. Бәхеткә, зыян күрүче мошенникларның классик схемасын вакытында сизеп ала һәм үзен икенче тапкыр алдауга юл куймыйча, аралашуны туктата.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре явыз ниятле кешеләрне ачыклау һәм кулга алуга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрәләр.
Хокук сакчылары чираттагы тапкыр гражданнарны онлайн-сатып алулар башкарганда сак булырга чакыра. Беркайчан да билгесез кешеләргә алдан акча күчермәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев