Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Электр самокатлары хуҗалары өчен яңа кагыйдәләр

Прокуратура аңлатма бирә

Электр самокатлары, гироскутерлар, моноколеслар, сегвейлар һәм башка шуңа охшашлы хәрәкәтләнү чаралары аерым статус алдылар — алар хәзер шәхси мобильлек чаралары дип атала.

2023 елның 1 мартыннан аларга юл иминлеге кагыйдәләре тәэсир итә башлады. Мондый вакытта шәхси мобильлек чаралары белән идарә итү өчен таныклыклар кирәкми. Бу хакта Чистай шәһәр прокуроры урынбасары Наталья Олюшкина аңлатма бирә.

— Тротуарда җәяүлеләр шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләрдән өстенлек алдылар. Электр самокатлары һәм башка җйланмалар хуҗалары үз тизлекләрен чамаларга тиешләр. Тротуарларда, велосипед һәм җәяүлеләр юлында йөрергә мөмкин булган электр транспорт күләме 35 килограммга кадәр. Сәгатенә 25 километр йөрергә мөмкин. Янәшәдә велосипедлар йөрү юлы булмаган очракта гына тротуар буйлап барырга мөмкин. Велосипедчыларга һәм шәхси мобильлек чаралары ияләренә велосипед юлларында җәяүлеләргә караганда өстенлек бирелә, –диде Наталья Евгеньевна.

— Әгәр шәхси мобильлек чаралары­ның күләме 35 килограммнан артык булса?

— Мондый очракта машина йөрү юлыннан беркемне дә узып китмичә барырга кирәк. Бу тизлеге сәгатенә 60 километрдан арт­маган һәм велосипедчыларга йөрергә рөхсәт ителгән юл булырга тиеш. Юл буенча хәрәкәтләнүче электр самокаты яисә башка шәхси мобильлек чараларында тормоз сис­темасы, ак һәм кызыл төстәге фаралар булырга тиеш. Юлларда 14 яшьтән өлкәнрәкләр генә йөри алачак.

Яңа кагыйдәләр буенча шәхси мобильлек чаралары хуҗаларына җиһазлау конструкцияләре буенча өстәмә урын каралмаган булса, пассажирлар күчерү рөхсәт ителми. Бу шулай ук велосипедчыларга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев