Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторы ришвәт алган өчен хөкем ителде

...

Чистай шәһәр прокуратурасы РФ Җинаятьләр кодексының 291.2 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьләр кылуда гаепләнүче элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады (җинаятьләрнең 3 эпизоды).

— 26 яшьлек гаепләнүче узган елның 17 ноябрендә, вазифаи бурычларын үтәгәндә, аңлы рәвештә, табыш алу теләге белән эш итеп, гаепләнүченең җинаятьчел ниятен белмәгән арадашчы аша банк аша күчерү ярдәмендә 3 гражданиннан законсыз гамәле (гамәл кылмау), атап әйткәндә: административ хокук бозу турында беркетмә төземәү өчен 4000, 3000, 2000 сум күләмендә ришвәт алуда гаепле дип табылды, — дип сөйләде Чистай прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Салихов.

Җәза билгеләгәндә суд тарафыннан кылынган җинаятьнең характеры һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсе, хөкем ителүченең шәхесе, гаебен тану, җинаять кылган өчен үкенүе исәпкә алынды. Җинаятьләр җыелмасы буенча суд хөкем ителүчегә 50000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев