«Ел укытучысы»: җиңүчеләр билгеле
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Быел анда шәһәр һәм районның 8 мәктәбеннән 12 педагог үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте.
Конкурс сынаулары үз эченә ачык дәресләрне, мастер-классларны һәм медиавизиткаларны алган иде. Бүләкләү тантанасы 2 нче номерлы гимназиядә узды.
– Конкурсның төп максаты – алдынгы мәктәп укытучыларын ачыклау, аларның педагогик тәҗрибәсен уртаклашу һәм укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү. Коллегалар, сез әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәттегез, сез олы мактау сүзләренә лаек. Сезгә яңа җиңүләр, казанышлар, яңа үрләр телим! – диде конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова.
«Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче булып 1нче номерлы лицей укытучысы Юлия Пенегина табылды. Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы дип 2нче лицейдан Алсу Сурова билгеләнде. «Ел укытучысы» номинациясендә икенче урынны 1нче мәктәпнең тарих укытучысы Артем Фролов алды. Һөнәри осталык конкурсының абсолют җиңүчесе булып 5нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Айгөл Никитина танылды. Аның педагогик стажы 18 ел. Айгөл Габбас кызы кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган.
– Мәктәптә миңа инглиз теле һәм әлеге фән буенча белем бирүче Лимуза Исмәгыйль кызы Хәмидуллина бик ошый иде. Сыйныф җитәкчебез Энҗе Камил кызы Прокофьева да бүгенгә кадәр минем өчен үрнәк булып тора. Мин аның ничек дәрес алып баруын, укучылар белән аралашуын күзәтергә ярата идем. Мөгаен, боларның барысы да мине тормышымны укытучылык һөнәре белән бәйләргә этәргәндер дә... Мин үз һөнәремне яратам,миңа балалар белән эшләү, укучыларга ниндидер яңалык ачарга ярдәм итү ошый, – дип сөйли Айгөл Никитина.
Конкурс дәресен ул сыйныфта уздырды, аның темасы кешенең тышкы кыяфәтен тасвирлауга багышланган иде. Ә мастер-класста инглиз телендә самолетка билет мисалында ничек уку грамоталыгын үстерергә мөмкин булуын күрсәтте
– Хәзерге заманда мәгълүмат һәм текст белән эшли белү уңышка ирешүнең мәҗбүри шарты булып тора. Мин шуның өчен әлеге теманы сайладым да. Бу укучыларга фән белемнәрен үзләштерү өчен нык булыша дип саныйм. Мондый конкурсларда катнашу яхшы тәҗрибә, үзеңне күрсәтергә һәм коллегалардан өйрәнергә мөмкинлек бирә. Миңа «Ел укытучысы» исеме алу бик күңелле. Бу шул ук вакытта мактаулы һәм дулкынландыргыч та, – дип ассызыклады Айгөл Габбас кызы.
Конкурста катнашучыларны номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләделәр, аларга сертификатлар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар конкурсның зона этабында Чистай районын тәкъдим итәчәк. Ул исә киләсе елның гыйнварында Алексеевск поселогында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев