Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел элеватор төзү белән башланачак

«Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә – 4 яңа резидент. Булачак предприятиеләрнең инвестицияләр күләме 400 миллион сумнан артып китәчәк, 100гә якын яңа эш урыны булдырылачак.

«Чистай-селект» компаниясе колачлы инвестицион проектны гамәлгә ашыруга керешә. «Чистай» индустриаль парк территориясендә киләсе ел башыннан 30 мең м³ чамасы саклау егәрлеге булган элеватор төзелеше башлана.

– Проектны тормышка ашыру кысаларында ашлык кабул итү һәм төяп җибәрү, чистарту һәм киптерү, саклау буенча хезмәт күрсәтеләчәк. 41 эш урыны булдыру планлаштырыла, – дип аңлатты «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Ольга Суслова.

2021 ел башында «Авис» компаниясе эшли башлый – ул Ансат һәм МИ-8 серияле вертолетлар өчен «Сова» уникаль җылыту системалары җитештерә. Компания эшләгән җылыту системасында двигатель компрессорларыннан кайнар һава кулланыла, бу исә системаны экономияле һәм экологик яктан чиста ясый. Әлеге технология базардагы электр яки ягулык җылыткычлары нигезендә җылыту системаларыннан шактый аерылып тора. Россиядә булачак продукциянең аналоглары юк. 30 эш урыны булдырылачак.

«Кама балык компаниясе» салкын һәм кайнар ысул белән ысланган елга балыгын җитештерүне планлаштыра. 10 яңа эш урыны булыр дип көтелә.

«Чистай ашлык продукты» предприятиесе карабодай һәм борчак эшкәртү буенча производство оештыра. 10 эш урыны булдырылачак. «Чистай ашлык продукты» шәһәрдә борчак һәм карабодайны эшкәртүче бердәнбер предприятие булачак.

Бүгенге көндә «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә 18 резидент бар, 4 компания үз проектларын уңышлы яклады һәм резидентлар исемлегенә кертүне көтә, 2 инвестор проектларны яклауга әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев