Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан татарстанлылар 60 тоннага якын иске электроника тапшырганнар

Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы үз эшен дәвам итә. Республика халкы кирәкмәгән компьютер һәм көнкүреш техникасыннан бушлай котылып, аны экологик эшкәртүгә җибәрә ала

Апрель аенда гына да Казан, Яр Чаллы, Саба, Теләче һәм Питрәч районнарыннан катнашучылар 18,5 тонна калдык җыеп, утильләштерүгә тапшырганнар. Ә ел башыннан программага 124 оешма кушылган, алар бергә 59,7 тонна иске электроника тапшырганнар.

 

Техниканы түбәндәге шәһәрләрдә һәм районнарда тапшырырга мөмкин:

• Казан

• Яшел Үзән

• Әлмәт

• Яр Чаллы

• Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Апас һәм Сарман районнары

 

 Утильләштерүгә нәрсә кабул ителә:

• компьютер һәм офис техникасы;

• көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);

• электр эш кораллары;

• электрон фәнни һәм медицина техникасы;

• телефоннар һәм шәхси гаджетлар;

• электрон һәм электр уенчыклары;

• картриджлар (тапшырыла торган техниканың гомуми күләменең 10% тан артыграк түгел).

 

Ничек катнашучы булырга:

Программаның түбәндәге рәсми сайтында гариза калдыру да җитә:

https://eko-fond.ru/electronics/

 

Моның өчен «катнашучыны теркәү» формасын тутырырга кирәк. Катнашу бушлай.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев