Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстан төзелешләрендә 3 меңгә якын кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре 1 302 тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә, 2 762 бозу очрагы ачыкланган, күпчелеге бетерелгән инде

Бер үк вакытта Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе 683 тикшерү оештырган һәм штрафлар турында 280 карар чыгарган.

Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин торак төзелеше барышы турында да сөйләде.

2 млн. кв. метр чамасы торак файдалануга тапшырылган: бу еллык планның 63 проценты;

84 күпфатирлы йорт тапшырылган (коммерцияви төзелеш);

социаль ипотека программасы буенча 32 йорт төзелгән;

шәхси торак ­- планнан 58 процент.

Төзелеш мәйданчыкларын дәүләт структуралары гына түгел, үз-үзен җайга салучы оешмалар да тикшерә. Ел башыннан бирле барлыгы 1 241 тикшерү уздырылган, шуларның 738е объектларга барып.

Хезмәт иминлеге һәм төзелеш сыйфаты - контрольдә.

Чыганак: НТР 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев