Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстан юлларында 111 кеше һәлак булган

...

Ел башыннан Татарстан юлларында йөз унбер кеше һәлак булган. Статистиканы республиканың Дәүләт автоинспекциясендә җәйге сезон алдыннан яңгыраттылар.

 

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 1047 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Бу аварияләрдә 1200дән артык кеше зыян күргән, ә 111 кеше һәлак булган. Һәлакәтләрнең бер өлеше каршы як полосага чыгу, шулай ук хезмәт һәм ял режимын үтәмәү белән бәйле.

 

ДАИ хезмәткәрләре мототранспорт чараларына аерым игътибар бирделәр.

Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юлларда төгәл булуларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен сорый.

Чыганак: «Вести Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев