Ел башыннан Казаннан 1,6 млн кубометрдан артык чүп чыгарганнар
...
2026 ел башыннан Казаннан 1,6 млн кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «ПЖКХ» ИК башлыгы Евгений Чекашов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, мондый күләмдә чүп-чар поездның 18 мең йөк вагонын тутырырга җитәр иде, ә мондый составның озынлыгы 245 километрдан артып китәр иде.
Чекашов билгеләп үткәнчә, хәзер Казанда ике сменада 120 чүп ташу машинасы, шулай ук 120 машина йөртүче һәм 175 йөк ташучы эшли. Шул ук вакытта көндәлек биремнәрне үтәү проценты 95% тәшкил итә, бу планлы күрсәткечләрдән 3-4% ка гына кимрәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев