Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Чистай районында 37 янгын очрагы теркәлгән

Аларда 3 кеше һәлак булган, шуларның икесе – балалар

Үлем белән тәмамланган соңгы янгын 13 июньдә Кубас авылында килеп чыккан. Тулырак мәгълүматны Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә сөйләделәр.

– Янгын турында хәбәр 00 сәгать 24 минутта килде. Беренче янгын сүндерү подразделениесе килеп җиткәндә ут тулысынча торак йортны чолгап алган булган, түбә астыннан куе кара төтен чыккан. Янгынны сүндерү барышында аш бүлмәсе идәнендә 2015 елгы бала мәете табылган, – дип аңлаттылар күзәтчелек ведомствосында.
Янгынның гомуми мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән. Ут чыгу сәбәпләре ачыклана.

Машинага ут капкан
16 июньдә, кичке сигезләр
 тирәсендә, Энгельс урамында «Шевроле Ланос» автомобиле яна башлый. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге мәгълүматларына караганда, вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр транспорт чарасының двигателен ут чолгап алуын күрәләр.
Бәхеткә, вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе – автомобильнең техник төзексезлеге. Янгын сүндерүчеләр утның таралуына ул куймыйча, аны тиз арада сүндерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев