Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан бирле районда 15 мунча янды

Әмма практика күрсәткәнчә, кайвакытта рәхәтләнеп мунча керү миннекләрне хуш исле суда парлау белән түгел, ә ут капкан мунчаны сүндерү өчен янгын сүндерүчеләрне чакырту һәм янгын сүндерү белән тәмамланырга мөмкин.

– Мунчалар элек тә яна иде. Әмма ул вакытта янгыннан саклану чаралары аз иде. Агач түбәләр байларда гына иде, ә гади кешеләрдә салам һәм камыш түбәле мунчалар булды. Түбәсе янып китмәсен өчен төтен суыру торбасы түбәнең очында урнаша иде. Шулай тынычрак иде.Торбадан очып чыккан чаткы җил белән әллә кая очып китә иде. Хәзер барысы да бар. Хәтта агач янып китмәсен өчен сыекча уйлап тапканнар, ә түбәләр – металлдан яисә башка шундый янмый торган материалдан ясалган. Шулардан файдаланырга да акыл җитми, – дип сөйли күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре буенча Чистай районы бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Янгын сүндерүчеләр еш кына шәхси йорт корылмаларын сүндерергә чыгалар. Дача, торак корылмалардан аермалы буларак, мунчалар ешрак яна.

– Чакыру урынына килеп, янгын тикшерүчесе тарафыннан вакыйга булган урынны карагач, мичнең инде суынган булуы, электүткәргечтә кыска ялганыштан кала янгын килеп чыгу өчен сәбәп булмавы ачыклана. Кыска ялганыш электр үткәргечләренең иске яисә зарарланган булуыннан, үткәргечләрнең бергә укмашуыннан да килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук янып китүгә мичне яккан вакытта артык кыздыру да китерергә мөмкин, – дип билгеләп үтә янгын инспекторы. – Мунчаларда янгын чыгуның төп сәбәбе – мунча төзегәндә ялгышлык нәтиҗәсендә мичне дөрес монтажламау. Моңардан тыш, янгынның «сәбәпчеләре» булып ярыклар, чүп белән тулган төтен суыргыч, мичнең яисә торбаларның агач конструкцияләргә якын булуы, мичнең ишеген ачык калдыру, ачык калган агач конструкцияләрнең артык кызып китүе. Күп очракта мунча корылмасы тулысы белән янып бетә, кайчакта түшәм генә яна.

Күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан алып Чистай районы буенча мунчалар янып китүнең 15 очрагы теркәлгән. Төп сәбәпләренең берсе – мичне монтажлаганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев