Экстремизм белән көрәшү – уртак бурычыбыз
Экстремизм һәм террорчылык күренешләренең янавы актуаль булып кала.
Хәзерге заманда «социаль челтәр» дигән термин белән таныш булмаган кешене табу авырдыр мөгаен, ә нәкъ менә анда экстремизмны һәм терроризмны пропагандалау киң таралган. Моның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында республика өйрәтү семинарында илнең иминлеге өчен мөһим эш башкаручы – шушы берләшмәләргә каршы кисәтү эше алып баручы белгечләр сөйләде.
– Безнең бурычыбыз – яшүсмерләр арасында экстремизм һәм террорчылыкны даими рәвештә кисәтү. Безнең һәрберебезнең тынычлыгы һәм иминлеге шуңа бәйле, – ди Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев.
Психологик яктан җитлекмәү, чит-ятларның фикерләренә бәйлелек яшьләр арасында акылсыз идеяләрне җиңел тарату мөмкинлеге бирә. Белгечләр яшьләр һәм яшүсмерләр агрессиясе белән эш ике көнлек семинарның төп темасы булачагын ассызыкладылар.
Квестлар, брифинглар һәм акцияләр ярдәмендә уен формасында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында кисәтү эше алып барыла. Шулай, Чистай Выселкасы мәктәбендә «Экипаж» программасы үткәрелде. 8нче сыйныф укучылары интерактив формада спайсларның куркыныч булуы турында сөйләштеләр. Малайлар һәм кызлар тәмәке катнашмаларын куллану сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шундый агарту һәм тәрбия эше яшүсмерләрдә бәхетле һәм сәламәт булу өчен беренче чиратта дөрес фикер йөртү формалаштыру мөһим булуын аңлауга юнәлдерелгән.
Белем бирү учреждениеләрендә «Яшьләр, бердәмлек, чәчәк ату» дип исемләнгән брифинг үткәрелде. Яшүсмерләр белән толерантлык, экстремизм, сектантлык проблемалары тикшерелде. 2018 елның төп проектларының берсе «электрон патруль» булды.
– Катнашучылар тарафыннан социаль челтәрләрдә 22 деструктив берләшмәдә торган 300дән артыграк чистайлы ачыклана. Яшьләр арасында шундый дәресләр үткәргәннән соң төркемнәргә язылучылар саны бермә-бер кимеде, – ди яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов.
Яшьләр арасында экстремизмга каршы көрәшүнең нинди ысулы нәтиҗәлерәк булуын аңлау өчен яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге директоры Анна Синеглазова үзенең тикшеренүләре турында сөйләде:
– Без 14 яшьтән алып 30 яшькәчә, эре шәһәрләрдә, шулай ук авылларда яшәүче яшьләрне сораштырдык. «Сезнең экстремизм турында ишеткәнегез булдымы һәм аны нәрсә белән бәйлисез?» дигән сорауга якынча мең кеше җавап бирде. 60 процент бу сүзне – терроризм, 40 процент көч куллану белән бәйли. Экстремистик гамәлләр кылуның сәбәпләре турындагы сорауга респондентларның күбесе моны эшләргә башка кешеләр мәҗбүр итә дип җавап бирделәр.
Семинар дәвамында белгечләр лекцияләр укыдылар, практик-ориентлашу дәресләре һәм интерактив семинарлар үткәрделәр. Яшьләр сәясәте, мәгариф белгечләре, яшьләр берләшмәләре активистлары экстремизм һәм терроризмны кисәтү – дәүләтнең генә түгел, ә гражданнарның да бурычы дигән нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев