«Экспромт» яңа үрләр яулый
«Экспромт» халык музыкаль-драма театры «Идел буе театры» округ фестивалендә финалга чыкты.
«Экспромт» халык музыкаль-драма театры артистлары «Конек-горбунок» спектаклендә кызыклы могҗизалар тарихы, чын дуслык, кара көнчелек, саран патша, гади , киң күңелле, мәрхәмәтле Иван һәм аның ышанычлы ярдәмчесе турында сөйлиләр. Нәкъ менә шушы әсәрне сәхнәләштереп, коллектив «Идел буе театры» абруйлы фестивальнең финалисты булды да инде.
«Конек-горбунок» – әлеге киң күләмле театраль конкурсның финал округ этабында Татарстан тәкъдим иткән ике спектакльнең берсе. Әлеге конкурста Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән төрле коллективлар катнаша. Бер репетициядә безгә дә булырга туры килде. Ул мәдәни-ял итү үзәгендә узды, шушы учреждение базасында «Экспромт» театры ике дистә ел эшли инде.
Без тамаша залына кергәндә репетиция башланган иде инде. Актерларны борчымас өчен без кәнәфиләргә утырып аларны күзәтә башладык. Репетиция дә спектакльнең үзеннән аерылмый диярлек: декорацияләр, матур, ачык төстәге костюмнар, музыка, ә иң мөһиме – актерларның бик шәп итеп уйнаулары. Дөрес, вакыт-вакыт спектакль туктатылып торды, режиссер һәм театр җитәкчесе Светлана Гринина аерым мизгелләр буенча үз фикерләрен белдерделәр.
Шулай итеп, бер сулышта диярлек репетиция үтеп тә китте. Ул тәмамлангач без Светлана Владимировна һәм артистлар белән әңгәмә кордык.
– Быел безнең театрга 20 ел тулды. Без шундый абруйлы конкурс-фестиваль финалына үтүебезгә бик шатбыз. Мин һәр спектакльдә катнашкан артистларны, безнең дус командада оста уйнаулары, һәр спектакльдә үзләренең көчләрен кызганмаулары өчен мактыйсым килә, – дип сөйләде «Экспромт» халык музыкаль-драма театрының режиссеры һәм җитәкчесе Светлана Гринина.
Коллективта 3тән 35 яшькә чаклы йөздән артык кеше шөгыльләнә. Светлана Владимировна сөйләвенчә, төрле яшьтәге артистлар белән эшләве бер дә авыр түгел. Һәрберсе өчен яшенә, холкына карап үз роле сайлана.
– Балалар җитешә, димәк, без туры юлдан барабыз. Мин үз балаларым белән горурланам. Аларның һәрберсенең уңышын күрәм, аларның кайчан коллективка килүләрен, сөйләшә алмыйча торуларын, сүзләрне йотуларын да хәтерлим... Без спектакль куйган вакытта зал алкышлый башлагач, күзләремнән шатлык яшьләре ага башлый. Моның уртак тырышлыгыбыз, театрның дус, зур коллективы әгъзаларының уртак саллы хезмәте икәнен яхшы аңлыйм. Билгеле, балалар белән үзем генә эшләмим. Бездә искиткеч зур иҗади команда.
Режиссер ярдәмчесе Альбина Марсель кызы Платонова озак еллар минем янәшәмдә, аның белән бергә күп пьеса язылды һәм дистәләгән спектакль куелды, Диана Николаевна Яшкова – безнең театрга йөрде, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлады, туган шәһәренә кайтты һәм хәзер безнең командада профессиональ педагог булып эшли. Лиана Николаевна Ямкованың «Конек-Горбунок» спектаклендә искиткеч костюмнары һәркемдә соклану тудырды, Алия Викторовна Хаипова – талантлы рәссам-конструктор һәм, әлбәттә, мәдәни-ял итү үзәге командасы, алар барысы да миңа балалар белән эшләргә булышалар, – дип сөйли театр режиссеры.
Светлана Владимировна һәрчак ярдәмгә килергә әзер торучы, бар эштә хуплаучы әти-әниләрнең дә ролен билгеләп үтте. Алар шулау ук «Экспромт» тату гаиләсенең әгъзалары.
Балалар һәм өлкәннәр күңеленә хуш килүче «Конек-горбунок» музыкаль спектакленә кире кайтып, шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул бик колачлы килеп чыкты. Анда 60 артист катнаша. Алар авыл халкын, төрле чиндагы кешеләрне, патша кешеләрен, шәһәр мәйданындагы ачык авызларны, патшаларны, әкият дөньясындагы төрле тылсым ияләре рольләрен башкаралар. Мәсәлән, иң яшь артистларның берсе Кәрим Нургалиев Конек-горбунок ролен башкара.
– Миңа сәхнәгә чыгу ошый. Минем героем Конек-горбунок – шат күңелле, актив, шаян, азрак миңа охшаган дип уйлыйм. Миңа чыгыш ясау бик ошый, дулкынланмыйм да диярлек! – дип тәэсирләре белән уртаклаша Кәрим.
Төп рольләр Иван белән Заряницаны Николай Игнатьев белән Амалия Платонова башкара. Алар театр оешканнан бирле биредә, кечкенә чакларыннан ук уйныйлар.
– Мине театрга әнием алып килде, мин әле ул вакытта бик бәләкәй идем,
аңлап та бетермәдем. Хәзер исә әниемнең дөрес юл сайлаганын аңлыйм. Бүген мин тормышымны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Миңа безнең команда, биредәге мохит ошый, биредә мин үземнең иҗди сәләтләремне үстерү өстендә эшли алам. Без рольләрне уйнап кына калмыйбыз, алар белән яшибез. Бу искиткеч! Сәхнәгә чыккач, елдан ел үзеңнең мөмкинлекләреңне ача барасың. Болар барысы да безнең яраткан режиссерыбыз ярдәме белән. Мин театрда зур канәгатьләнү хисләре кичерәм, – дип сөйли Николай Игнатьев.
Амалия Платонова исә сәхнәдәшенең сүзләрен тулысы белән куәтли. Ул коллектив уңышының серләренең берсе аның бердәмлегендә дип саный.
– Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, һәр спектакль алдыннан бергә җыелабыз һәм: «Бер кеше барысы өчен, барысы да бер кеше өчен!» – дип әйтәбез. Иң мөһиме, тырышып эшләргә, режиссерны тыңларга. Актер буларак, минем өчен иң авыры – рольгә кереп китү, үз персонажымны аңлау. Без бит һәрвакыт та уйнаган герой кичергән хис-тойгыларны кичермибез. Ә аны тамашачыны ышандырырлык итеп башкарырга кирәк. Боларның барысына да безнең театрда өйрәтәләр, – ди Амалия.
«Экспромт» театрының тагын бер шәкерте Ксения Логинова. Бу спектакльдә ул Жар-птица ролен башкарды. Кыз 11нче сыйныфта укый һәм булачак һөнәрен театр сәнгате белән бәйләргә планлаштыра.
– 9 яшемдә мин әни белән шушы театр куйган бер спектакльне карадым. Ул чакта мин үземнең сәхнәдә уйнарга теләвемне әйттем. «Экспромт»ка килдем һәм мине алдылар. Шул вакыттан бирле ул минем тормышымның бер өлеше. Минем өчен театр декорацияләр, костюмнар, төрле рольләр генә түгел, ә ниндидер эчке матурлык, гаҗәеп нәрсә! Театр сәнгате күп кичерешләр, көч, актерның үз өстендә эшләвен таләп итә, ул кешенең дөньяга карашын үзгәртергә сәләтле, – ди Ксения.
Спектакльдә патша ролен ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Михаил Зиновьев уйнады. «Экспромт»та актер сыйфатында ул әле күптән түгел генә уйный. Ул театр дөньясының үзен җәлеп итүе турында безгә дә сөйләде.
– Мәктәптә укыганда спек такльләрдә уйнаганым булды, ә монда көтмәгәндә командага килеп эләктем. «Экспромт» театрына мин үз балаларымны йөртәм, Светлана Владимировна миңа патша ролен тәкъдим итте, уйнап карадым – яхшы килеп чыкты кебек, шулай биредә калдым да. Башта авыр булды, чөнки бу персонажның холкы һәм образы миңа якын түгел, әмма хәзер инде рольгә кереп киттем. Биредә актерлар бер-берсен өйрәтәләр, бер-берсенә булышалар, һәрберсе нәрсә эшләргә кирәклеген белә, барысы да яхшы эшлиләр. Күпләр бу театрда кече яшьтән үк уйныйлар һәм бер-берсен яхшы беләләр. Гомумән, сәхнәдә уйнаганда ләззәт алам, бу минем өчен үзенә күрә ял да әле, – ди Михаил.
20 ел эшләү дәверендә «Экспромт» халык музыкаль-драма театры бик күп спектакльләр куя. Алар барысы да чистайлыларда һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрдә уңай фикерләр тудыра. Коллективка киләчәктә дә уңышлар телибез.
Белешмә
«Идел буе театры» округ фестивале – Идел буе федераль округының җәмәгать проекты. Аның максаты – яшьләрнең мәдәни күзаллавын киңәйтеп, театр мохитенә җәлеп итү, әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа этәргечләр булдыру. Беренче тапкыр фестиваль 2019 елда оештырыла. Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән эксперт жюри билгели. Фестиваль нәтиҗәләрен игълан итү һәм лауреатларны бүләкләү туры эфирда булачак. Җиңүчеләрне театрларны үстерү өчен акчалата бүләкләр көтә.
Бүләкләр турында
Төрле елларда «Экспромт» халык музыкаль-драма театры халыкара конкурслар, «На воздушном шаре», «Театральная палитра», «Творческий полет», «Звездный переполох», «Триумфальная маска», «NEW КОСМОС», «Детство счастливая пора» бөтенроссия конкурсы, «Иделкәем&Кариев варислары» студиясенең төбәкара конкурс-фестивальләренең лауреатлары булганнар. Шулай ук коллектив «Дөньяның бәллүр йөрәге» халык ара фестиваленең гран-при иясе. «Экспромт» 2019 елда Йошкар-Ола шәһәрендә зур гастрольләр федераль проектында катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев