Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экранда–чын геройлар

"Генерал Тимерҗановның сугыш һәм тынычлык" фильмы күптән түгел ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров инициативасы буенча республика хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында "Төзүче" Мәдәният йортында күрсәтелде.

Кинотасманы карау Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге, "Татаркино" ДУ филиалы һәм мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды. Фильм герое Ринат Тимерҗанов озак вакыт Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча министр урынбасары булып тора, ә хезмәтен Нурлатта участок уполномоченные булып башлый. Аерым кеше - генерал аша картинада Татарстан милициясенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш турында сөйләнә. Бөтен команданың-гади милиционердан башлап министр һәм ТР Президентына кадәр җайга салынган эше ярдәмендә котырынган җинаятьчелекнең башбаштаклыгын туктату мөмкин була. Фильм бигрәк тә үсеп килүче буын өчен социаль мөһим күренеш булып тора. Залда полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлеге ветераннары белән бергә шәһәр мәктәпләре укучыларының булуы да очраклы түгел. Әлеге кинотасмадан бик күп гыйбрәтле мәгълүмат алырга мөмкин.
"Татаркино" ДУ филиалының кинозалында, аның директоры Әлфия Альбова сүзләренә караганда, хәрби-патриотик тематика буенча заманча, шулай ук узган гасыр фильмнарын карау даими оештырыла. Шундый эшләр гаделлекне, тыныч тормышны яклаучы кыю, батыр геройларга охшарга теләгән яшь тамашачыларны битараф калдырмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев