Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Егетләр армиягә теләп бара

Көзге чакырылыш

Көзге чакырылыш башланды. Гадәткә кергәнчә, көзге чакырылыш кампания­се өч ай – 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр бара.

Ә менә эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, хәрби комиссариатлар һәм чакырылыш комиссияләренең эш тәртибенә узган чакырылыш вакытында ук төзәтмәләр кертелгән иде. Яз көнендәге кебек үк, хәрби комиссариатта хәзер дә эш махсус режимда алып барыла.

Моңа без хәрби комиссариат бусагасыннан атлап керүгә үк инандык. Биредә барлык армиягә чакырылучыларның тән температурасын контактсыз ысул белән үлчиләр, егетләр кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Тагын бер мәҗбүри шарт – килүчеләрнең битлекләре булу һәм социаль дистанцияне үтәү. Бүлмәләр җилләтелә, аларда дезинфекция чаралары белән дымлы җыештыру үткәрелә.

– Бездә эпидемиягә каршы барлык таләпләрне катгый үтәү оештырылган. Армиягә алынучылар коронавируска өч тапкыр анализ тапшыралар. Шуларның берсен – Чис­тай үзәк район дәваханәсендә,

аннары ике тапкыр Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатның җыелма пунктында. Бары сәламәт егетләр генә Россия Кораллы Көчләр сафына китә, – дип аңлатма бирде Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Андрей Пичушкин.

Без хәрби комиссариатка Чис­тай районы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узган көнне бардык. Аңа якын көннәрдә армиягә озатылырга тиешле 20гә якын егет чакырылган иде. Хәрби хезмәткә чакыру пункты биналарында кеше күп җыелып тормый. Егетләр, чын солдатларга тиеш булганча, таләпләрне төгәл үтиләр: алар битлек кигән һәм үз чиратларын бер-берсеннән имин ераклыкта көтәләр. Утырышка килгән егетләрнең берсе – Самат Камалов. Яшь кеше – Казан инновацион университетының юридик факультеты студенты. Армиядә хезмәт итү өчен академик ял алган.

– Мондый карарга аңлы рәвештә килдем. Киләчәктә барыбер хезмәт итәргә кирәк булачак бит. Хезмәт итеп кайтканнан соң югары уку йортында укуны кичке форматта дәвам итәргә һәм Эчке эшләр министрлыгына эшкә урнашырга планлаштырам. Һәр ир-егет армия хезмәтен үтәргә тиеш дип саныйм. Ул, барыннан да элек, рухи көчне арттыра, характерны үстерә, тәртипкә өйрәтә. Минем кәефем күтәренке, – диде Самат Камалов.

Армия хезмәтенә тулысынча әзер булуы турында егет чакырылыш комиссиясе әгъзаларына да сөйләде. Барлык сорауларга армиягә алынучы, хәер, утырышка чакырылган башка егетләр кебек үк, төгәл һәм аңлаешлы җавап бирде. Алар барысы да күтәренке кәеф белән килгәннәр. 

Чакырылыш комиссиясе сос­тавына район башкарма комитеты җитәкчесе яки аның урынбасарлары, хәрби комиссар, мәгариф, сәламәтлек саклау, эчке эшләр органнары, яшьләр эшләре бүлеге һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре керә. Алар һәр чакырылучы белән сөйләшәләр, аның сәламәтлеге турында сорашалар. Комиссия утырышында теге яки бу солдатның кайчан һәм кая хезмәт итәргә китәчәге турында карар кабул ителә.

– Быел көз безнең районнан чакырылырга тиешле күпчелек егетләр, алдагы кампанияләрдәге кебек үк, Үзәк федераль хәрби округының хәрби частьләренә хезмәт итәргә китәчәк. Шуны да билгеләп үтәсе килә, егетләр армиягә теләп бара. Алар армиядә хезмәт итмәгәннәргә яхшы эшкә урнашуы авыр булуын аңлыйлар. Яшьләр үзләренең киләчәкләре турында уйланалар, – дип билгеләп үтте Андрей Пичушкин.

Чистайдан Россия Федерациясе Кораллы Көчләр сафына яңа алынучыларны беренче озату якын көннәрдә булачак. Армиягә чакырылучыларны алдан дезинфекция узачак транспортта йөртәчәкләр.

Булачак солдатларга менә дигән хезмәт, яхшы дуслар һәм гадел командирлар телибез. Якыннарыгыз, туганнарыгыз белән элемтәне югалтмагыз, алар, һичшиксез, сезнең кайтуыгызны зарыгып көтеп торачак!

                                                                                                      

 

                                                                                                                                                                                                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев