Армиягә чакырылучы көненә багышланган тантаналы чара Яшьләр үзәгендә үтте.
Көзге чакырылыш кампаниясендә 88 Чистай егете солдат сафына басачак. Булачак солдатларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин, отставкадагы генерал-майор, РФ Саклану министрлыгының үзәк хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов мөрәҗәгать иттеләр. Егетләргә үз теләкләрен шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Малолетков, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры, отставкадагы майор Олег Хаиров юлладылар.
Ә Яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары яшьләрне матур чыгышлары белән сөендереп тордылар.
- Менә шундый матур юллар бар: "Туган җир барысын да булдыра: челтерәп аккан чишмәләреннән сусауны баса, үз икмәге белән туендыра, чәчәк атучы бакчаларының матурлыгы белән сокландыра ала, әмма бер нәрсәне генә булдыра - үзен яклый алмый, ләкин аны шушы суны эчкәннәр, шушы икмәкне ашаганнар һәм аның матурлыгы белән сокланганнар эшләргә тиешләр", - ди Яшьләр үзәгенең оештыру-масса эше бүлеге мөдире Эльза Глонина. - Шушы гади сүзләр ватанпәрвәрлек хисләре турындагы барлык купшы сүзләрне алыштыра алалар. Армиядә узган вакыт яхшы хатирәләр, тугры дуслар калдырсын һәм файдалы тормыш тәҗрибәсе бирсен.
Кадерле егетләр, сезгә бәхетле хезмәт, ышанычлы дуслар - хезмәттәшләр һәм гадел, тәҗрибәле командирлар, ә әти-әниләрегезгә сабырлык телибез, бер елдан соң алар инде ныгып кайткан улларын колач җәеп каршы алсыннар иде!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев