Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов: «Узган шимбә өмәсендә 1400 чистайлы катнашты»

Чистай муниципалитетында узган атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары — 2023 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Бер эшсезгә — 8 буш эш урыны

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 2023 елдагы эше турында директор Лилия Гафурова сөйләде. 2023 ел дәвамында мәшгульлек хезмәтенә 2000нән артык граждан мөрәҗәгать иткән. Шуларның 478е эш эзләү максатыннан, 375е эшсез дип танылган, 398е эшкә урнаштырылган. Эшкә урнашучылар өлеше 83 процент тәшкил иткән. 2023 ел башына районда 84 эшсез граждан исәпләнгән, 2024 елның 1 гыйнварына аларның саны 37 кеше тәшкил иткән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,10 процент тәшкил итә, бу республика күрсәткечләреннән түбәнрәк.

Агымдагы елның 1 апреленә Чистайда эшсезләр саны 25 кеше тәшкил итә.
Агымдагы елның 1 гыйнварына эш бирүчеләр тарафыннан билгеләнгән эшчеләргә ихтыяҗ 474 вакансия тәшкил итә. Шуларның 321е эшче һөнәрләр белгечләренә. Чистайда бер эшсезгә уртача 8 буш эш урыны туры килә.

2023 ел дәвамында 11 вакансия ярминкәсе үткәрелгән, анда эш бирүчеләр тарафыннан 908 эш урыны тәкъдим ителгән. Ярминкәләргә 1025 граждан килгән, шуларның 79ы эшкә юллама алган, 46 кеше эшкә урнаштырылган.

Хуҗалыклар чәчүгә кереште

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Радик Вафин хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 367 тонна сөт савылган. 10 миллион 750 мең сумлык 348 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе 30 сум 90 тиен.


Мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча эш дәвам итә, бер атна эчендә 45 бозау туган.

Район кырларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр тукландырыла, хәзерге вакытта ул 2187 гектар мәйданда башкарылган. Бу юнәлештә «Чистай» агрофирмасы, «Хузангай», «Волга-Селект» предприятиеләре актив эшли.

Игенчеләр дым каплату буенча эшләр башкаралар, кайбер хуҗалыклар чәчүгә керештеләр.

Бәрдерү нәтиҗәсендә җәяүле һәлак булган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 11 хәбәр теркәлгән. Сводкада — көчләү, мошенниклык, урлашу очраклары. 18 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, нәтиҗәдә, 4 кеше зыян күргән. Җәяүлене бәрдергәннәр, нәтиҗәдә, зыян күрүче урында ук һәлак булган. Административ хокук бозулар өчен барлыгы 178 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 157. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.

Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен көчәйтергә

Ахырда Эдуард Хәсәнов санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык баруын искәртте, предприятие һәм оешма коллективларын чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашуларын активлаштырырга чакырды.


— Узган өмәгә мең дүрт йөзгә якын кеше чыкты, — дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы. — Шәһәрне чистарту эшен дәвам итәргә һәм мөмкин булганча көчәйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев