Эдуард Хәсәнов: «Шәһәребез чисталыгы — безнең уртак бурычыбыз»
Чистай муниципалитетында уздырылган атналык аппарат киңәшмәнең төп темалары иминиятләү компаниясенең эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләр торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
Медицина хезмәтләре күрсәткәндә килеп чыккан зыян кайтарылырга тиеш
«Ак Барс мед» иминиятләү компаниясе филиалының эше турында аның төбәк директоры Рөстәм Фәтхелисламов сөйләде. Рөстәм Рәзиф улы компаниянең эше турында сөйләде, иминиятләштерелгән гражданнарның хокуклары турында да искә төшерде. Нигездә, иминиятләнгән кешеләр агымдагы елның 1 ноябренә кадәр гариза биреп иминиятләнгән оешмаларын алыштыруда яисә сайлап алуда, мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль программасын тормышка ашыруда катнашкан медицина оешмасын сайлауда, медицина оешмасы җитәкчесе исеменә шәхсән үзе яисә үзенең вәкиле аша гариза биреп табиб сайлауда хокуклы. Медицина ярдәме күрсәтү буенча медицина оешмасының үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән очракта иминиятләнгән гражданин аны иминиятләгән медицина оешмасыннан үзенә килгән зыянны кире кайтартырга хокуклы.
Урып-җыю темпларын һава торышы тоткарлый
Агросәнәгать комплексының эшләре хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Икенче атна инде районда урып-җыю эшләре бара. Шушы вакыт эчендә 6 мең гектар суктырылган, ул барлык мәйданның 13 процентын тәшкил итә. Гектарыннан 37 центнер уртача уңыш белән 22 мең тонна ашлык суктырылган. Урып-җыюга һава торышының да күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясавы билгеләп үтелде.
Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 370 тонна сөт савылган, бу узган атнадагыга караганда 2 тоннага күбрәк. Терлек башын үрчетү буенча эш дәвам итә, бер атна эчендә 38 бозау алынган.
3 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәннәр
Оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 7 хәбәр теркәлгән. Сводкада — мошенниклык, урлау факты, наркотик матдәләрне тартып алуның 3 факты, 2 вак-төяк урлау. 19 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, шуның нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күргән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 150 кеше җаваплылыкка тартылган. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.
Шәһәр чиста булырга тиеш
Киңәшмәне йомгаклап Эдуард Хәсәнов муниципаль районда килеп чыккан хәлләр буенча вәзгыятьне анализлады, алдагы атнага күрсәтмәләр бирде.
Ул шулай ук шәһәрнең чисталыгы һәм төзеклеге темасына кагылды, территорияләрне тәртиптә тотарга кирәклеге хакында искә төшерде.
— Шәһәрнең чисталыгы — безнең уртак бурычыбыз, — дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев