Эдуард Хәсәнов: мошенниклык очракларына юл куймау эшен көчәйтергә кирәк
Муниципалитетта узган атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары – идарәче компанияләрнең эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.
Гражданнарның торак шартлары яхшыра
2022 елда шәһәр һәм район территориясендә идарәче компанияләрнең башкарган эше турында «Жилремсервис» предприятиесе директоры Дамир Гайнетдинов сөйләде. Агымдагы елның 1 гыйнварына шәһәр һәм район территориясендә идарә, хезмәт күрсәтү, күпфатирлы йортларның гомуми милеген ремонтлау һәм ТКХ өлкәсендә контроль функцияләрен дүрт идарәче компания башкара. Идарәдә 452 күпфатирлы йорт, шул исәптән авыл җирлекләрендә 55 йорт бар. Хезмәт күрсәтелә торган торак фондның гомуми мәйданы – 755 мең квадрат метрдан артыграк, фатирлар саны – 16717, аларда 32,5 мең кеше яши.

Узган ел торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләренең гомуми саны 12 меңнән артып киткән. Аннан алдагы елга карата алар кимегән. Актуаль мөрәҗәгатьләр арасында – торак фондын карап тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре: салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүне көйләү, торак фондның түбәне һәм инженер челтәрләрен капиталь ремонтлау кирәклеге.
2022 елда гомуми мәйданы 10,4 мең квадрат метр булган 7 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, шул ук вакытта 6,1 мең метр озынлыкта йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системалары, 1,2 мең – салкын су белән тәэмин итү, 1,4 мең метр озынлыкта су чыгару системалары алыштырылган, 5,2 мең квадрат метр түбә ремонтланган, 9,2 мең квадрат метр фасад, 2,1 мең квадрат метр йорт эчендәге электр белән тәэмин итү системалары ремонтланган. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 389 гражданның торак шартлары яхшырган.
Бер атна эчендә 344 тонна сөт савылган
Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында тулай савым 344 тонна тәшкил иткән. 327 тонна сөт сатылган, аның уртача бәясе – 32 сум. Бер сыерга уртача 16 литр сөт савылган.

Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлау дәвам итә. Тракторлар – 70, чәчү комплекслары – 58, чәчкечләр һәм культиваторлар 76 процентка ремонтланган.
Орлыкларны тикшерү, аларны чәчү кондициясенә җиткерү эшләре бара.
Шәһәрдә мошенниклык очраклары арткан
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 15 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 3 урлашу, 8 мошенниклык очрагы, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итүнең, наркотик чараларны сатуның һәм тартып алуның, теракт турында белә торып ялган хәбәр итүнең берәр очрагы. 17 юл-транспорт вакыйгасы булган, аерым алганда, җәяүлене бәрдергәннәр. Административ хокук бозулар өчен 285 кеше җавапка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 245 кеше. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.

Эдуард Хәсәнов бирегә җыелганнар игътибарын мошенниклык очракларына юнәлтте. Ул хокук саклау органнарын һәм банк өлкәсе вәкилләрен аларны булдырмау буенча эшне көчәйтергә, гражданнарга уяу булырга һәм җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләкмәскә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев