Эдуард Хәсәнов: «Гражданнарның барлык категорияләре арасында мошенниклыкны кисәтүне көчәйтергә»
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов планлы аппарат киңәшмәсе үткәрде. Анда катнашучыларның игътибар үзәгендә төп өч мәсьәлә: ТР Финанслар министрлыгы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге эше, агросәнәгать комплексындагы вәзгыять һәм оператив хәл торды.
Документлар әйләнеше электрон форматка күчерелгән
ТР Финанслар министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлеге эше турында аның җитәкчесе Андрей Наумов хәбәр итте. Оешма штатын 19 кеше тәшкил итә, асылда 14 кеше хезмәт итә. Бюджет үтәлёше, исәп-хисап һәм хисаплылык бүлекләре эшли. Эшчәнлек 16 республика һәм 149 муниципаль учреждение буенча алып барыла. Казначылыкта барлыгы 533 шәхси счёт ачылган, аларның һәркайсы буенча чыгымнарның аерым сметасы эшләнгән.
Банклар һәм РФ казначылыгы белән эш электрон документ әйләнеше буенча алып барыла, бу документларны китерү процессын оптимальләштерергә һәм мәгълүматларны җиткерүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Тулай савым 400 тоннадан артык тәшкил иткән
Агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада тулай савым 408 тоннадан артык тәшкил иткән. Шуның 386 тоннасы сатылган, уртача бәясе — бер килограмм өчен 39 сум 50 тиен. Сатудан кергән акча 15 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Савым сыерларының продуктлылыгы бер сыерга 21 килограмм тәшкил итә. Бер үк вакытта терлекләрнең баш санын арттыру буенча эш дәвам итә, бер атнада 43 бозау туган.
Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эше дәвам итә.
Сводкада — 5 мошенниклык очрагы
Бер атнада булган оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Узган атнада район территориясендә 6 җинаять теркәлгән. Сводкада — 5 мошенниклык һәм наркотикларны законсыз саклау очраклары.
Юлларда 22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 5 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 83 кешене җаваплылыкка тарткан, 3 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган. Барлыгы 90 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Чыгыш ясаучыларны тыңлап, Эдуард Хәсәнов нәтиҗәләр ясады һәм алдагы атнага бурычлар куйды.
Мошенниклыкны кисәтүгә аерым игътибар бирелде. Эдуард Рөстәм улы яшьрәк гражданнарның мошенниклар корбанына әверелү тенденциясен билгеләп үтте һәм барлык категория гражданнар арасында аңлату эшен көчәйтүнең мөһимлегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев