Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Хәсәнов фронтка һәм Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм иткәннәре өчен чистайлыларга рәхмәт белдерде

Гуманитар ярдәм, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы, банк эшчәнлеге, мошенниклардан саклану һәм оператив вәзгыять — муниципалитетта узган атналык киңәшмәдә фикер алышкан темалар. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Клиентларны мошенниклардан саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә

«Банк Зенит» ПАОның Чистай филиалы эшчәнлеге турында җитәкче Ангелина Гурьянова мәгълүмат бирде. Ул финанс учреждениесе клиентларга тәкъдим иткән хезмәтләр, эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде.


Доклад ясаучы клиентларны мошенниклардан саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде, учреждениедә бу юнәлештә эш даими камилләшә баруын билгеләп үтте. Ангелина Гурьянова мошенниклар корбанына әверелмәс өчен барысын да уяу булырга чакырды.

166 закон бозучы административ җаваплылыкка тартылган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы урынбасары — полиция начальнигы Сергей Атуров оператив хәл турында хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 7 хәбәр һәм гариза теркәлгәнен билгеләп үтте. Сводкада — 4 мошенниклык, 2 урлашу, бер талау очрагы.


Юл-транспорт вакыйгалары саны, моннан алдагы атна белән чагыштырганда, кимегән һәм 16 очрак тәшкил иткән, аларның берсендә зыян күрүче бар.

166 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 141е юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән, шул исәптән 4 машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнә

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Радик Вафин хәбәр итте. Бүгенге көнгә бөртекле культуралар барлык мәйданның 98 процентында җыеп алынган, 139 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык һәр гектардан 30,1 центнер тәшкил итә. Бөртеккә кукуруз гына җыеп аласы кала.


Рапс 7 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынган, бу планлаштырылганның 62 проценты, 17 400 тонна суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 24,8 центнер тәшкил итә.
Җитен җыю эшләре тулысынча төгәлләнгән, хуҗалыкларда көнбагыш җыюга әзерлек эшләре башкарылган. Соя һәм бәрәңге уңышын җыю дәвам итә.
Уҗым культураларын чәчү төгәлләнеп килә, фаразлаулар буенча алар 20 600 мең гектардан артык мәйданда чәчелергә тиеш.
Бер үк вакытта хуҗалыкларда туфракны төп эшкәртү эшләре дә алып барыла.
Бер атна эчендә 370 тонна сөт савылган, шуның 350 тоннасы 10 миллион сумнан артыграк суммага сатылган. 106 бозау туган.
Агросәнәгать тармагы предприятиеләренең эше турындагы мәгълүматны тыңлаганнан соң, Эдуард Хәсәнов районда үстерелгән һәм җитештерелгән табигый продукцияне күбрәк шәһәр халкы сатып алсын өчен, районда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен активлаштырырга, аларны киңрәк уздырырга кирәклегенә басым ясады.

«Тыл нык һәм ышанычлы булырга тиеш!»

Киңәшмә азагында Эдуард Рөстәм улы битараф булмаган чистайлыларга, шулай ук предприятие һәм оешма коллективларына Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

— Безнең районда мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер торган битараф булмаган кешеләр яши. Гуманитар эшкә катнашы булганнарның барысына да рәхмәт белдерәм. Берничә партия йөк җибәрелде һәм кирәкле әйберләрне җыю дәвам итә. Ватанны саклаучы якташларыбыз да безнең һәртөрле ярдәмгә мохтаҗ. Тыл нык һәм ышанычлы булырга тиеш, шуңа күрә барыгызны да сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәргә чакырам, — диде сүзен йомгаклап Эдуард Рөстәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев